Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика ярдәм фонды физик затларга 300 мең сумга кадәр акча түли башлаячак

Физик затлардан гаризалар 15 июньдә кабул ителә башлыйлар.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Быелның 1 июленнән Республика ярдәм фонды Татфондбанк һәм ИнтехБанк кредиторлары таләпләре реестрының беренче чиратында торган физик затларга 300 мең сумга якын акча түли башлаячак. Фондның рәисе Айрат Нуретдинов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

Физик затлардан гаризалар быелның 15 июнендә кабул ителә башлаячак.

«Без шундый карар кабул иттек, әлеге уңайдан Президент та, ТР Хөкүмәте дә ярдәм күрсәтергә теләк белдерде. Зыян күрүчеләрнең әлеге төркемендә Татфондбанк һәм ИнтехБанкның 10 мең 200 кертемчесе бар. Бу – реестрның беренче чиратында торган физик затларның 67 проценты дигән сүз», - дип искәртте Нуретдинов.

Әгәр 10 мең кертемченең барысы да фондка ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, әлеге төркемдә түләүләрнең күләме 573 миллион сум тәшкил итәчәк, диде ул. 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/29/164911/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев