Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов республика халкын туристлык проектлары конкурсында Татарстан өчен тавыш бирергә чакырды

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында Татарстан өчен тавыш бирергә чакырды.

http://priroda.life сайтында Татарстан өчен тавыш бирергә ике көн калды. "Җиңсәк, республикага Зәңгәр күлләрне, Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы территорияләрне, Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгын, «Түбән Кама» милли паркын һәм Балык Бистәсе районындагы Шумбут тыюлыгын төзекләндерүгә федераль акча бүлеп биреләчәк», - дип язды Татарстан Президенты үзенең Instagram-аккаунтында.
"Поднажем!», – дип мөрәҗәгать итте ул республика халкына.
Сүз Россия масштабындагы уникаль урыннар турында бара. Һәм алар барысы да Татарстанда. Конкурста җиңү биредә цивилизацияле ял итү, республика буенча гаилә һәм дуслар белән сәяхәт итү һәм Татарстанның табигый байлыкларын саклау өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан өчен үз тавышыңны бирү өчен сайтка керергә  - «География» бүлегендә, авторизоваться (почта яки социаль челтәр аша), картада Татарстанны сайларга һәм проектлар өчен тавыш бирергә кирәк.
Хештег:

#Туган Татарстан #Гүзәл Татарстан

https://www.instagram.com/p/CC5xDt4IUoB/?igshid=1pt5yy3tbsru6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев