Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнехановның төп лозунгы: Традицияләргә тугрылык. Киләчәккә ышаныч

Социологик тикшерүләр Татарстанда Рөстәм Миңнехановны 78 процент халык сайларга әзер икәнен күрсәтә.

Автор: Рифат Каюмов

Салават Камалетдинов
(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Яңа срокка Татарстан Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнехановның кандидат буларак төп лозунгы: «Традицияләргә тугрылык. Киләчәккә ышаныч». Яңа лозунгны журналистларга Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов игълан итте.

«Бу лозунгка зур мәгънә салынган. Монда Рөстәм Миңнехановның җитәкчелек иткән вакытында тупланган эшләре дә, киләчәккә төп бурыч буларак республикада тынычлык һәм татулык саклау да, социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү дә әйтелә», — дип аңлатты Юрий Камалтынов.

Юрий Камалтынов соңгы социологик тикшерүләр нәтиҗәсен әйтте. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда сайлаучыларның 100 проценты диярлек Рөстәм Миңнехановны белә, 75 проценты аның эшчәнлеген уңай бәяли, 78 проценты үз тавышын бирергә әзер.

Эпидемиологик вәзгыятьне искә алып, сайлау алды чаралары күбесенчә ачык һавада, күп фатирлы йортларның ишегалларында оештырылачак, пикетлар һәм сайлаучылар белән очрашу форматында узачак. Массакүләм мәгълүмат чаралары да җәлеп ителәчәк. Чаралар 1 августтан башлана.

«Халык белән очрашу вакытында агитациягә караганда аралашуга күбрәк игътибар биреләчәк. Листовкалар гына тарату җитми. Кешеләрнең фикерен тыңлау бик мөһим. Аларның киңәш-тәкъдимнәрен тормышка ашыру Президентның яңа 5 еллык эш программасына кертеләчәк. Алдагы сайлау кампанияләрендә тупланган тәҗрибәгә таянып, халыкка мондый аралашу форматы ошый дип әйтә алам», — дип белдерде Юрий Камалтынов.

«Узган елгы Дәүләт Советына сайлаулар вакытында халыктан җыйган тәкъдимнәр нигезендә олы документ булдырылган иде. Хәзер аны тормышка ашырабыз. Мәсьәлән, өй яннары территорияләрен төзекләндерү буенча „Безнең ишегалды“ масштаблы программа башлап җибәрү халык белән эшләү нәтиҗәсенең берсе», — дип дәлилләде Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы җитәкчесе.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/28-07-2020/r-st-m-mi-nehanovny-t-p-lozungy-traditsiyal-rg-tugrylyk-kil-ch-kk-yshanych-5759747

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев