Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарымсак зур булсын дисәгез

Сарымсак башларын 2 тапкыр ничек арттырырга – сере белән АКШтан килгән элеккеге агроном уртаклашты

Күршем-агроном һәрчак гаять зур сарымсаклар алуы белән мактана иде, ул үзе Россиягә АКШтан күчеп килде һәм миңа бик кызык булып китте, әллә туган иленнән ниндидер сер алып килгәнме? 
Мин берничә тапкыр сорасам да, әйтергә теләмәде. Һәм бер көнне, без инде шактый дуслашкач, уртаклашты ул минем белән бу кечкенә сере буенча.
Барысы да мин уйлаганча түгел икән шул. Аңлавымча, сарымсак башын арттыру процессын 2 этапка бүләргә мөмкин: моны җир өсте өлешендә һәм турыдан-туры сарымсакка ашлама кертеп башкарырга кирәк икән.
Беренче тукландыру
Башта яфрак-сабак өлешен көчәйтү өчен суперфосфат кертергә. 10нчы яфрактан соң сарымсак башы формалаша башлый.
Башта җирне әзерләргә, казырга, авырулардан дезинфекцияләргә кирәк. Дезинфекцияне бер чиләккә марганец эретү юлы белән үткәрәбез. Алга таба ашлама кертергә кирәк:
1) сарымсак сафлары арасында 5-6 см саен буразналар булсын;
2) 10 литр суга 20 кг ашлама кушарга.
3) эретмәне бу буразналарга салыгыз.
Икенче тукландыру
Моның өчен агач көлне кулланырга мөмкин, әмма шуны истә тотарга кирәк: көл көчле селтеле мохит булдыра. 
Әгәр җирнең РН дәрәҗәсе болай да, селтеле булса, көл өстәмәгез, әмма теләсә кайсы башка фосфор-калийлы ашлама кулланырга мөмкин.
Агач көлен беренче тукланудан 2 атна узгач яки иртәрәк кертергә була. Моның өчен 200 г көлне бер чиләк суда эретегез һәм 30 минут кайнатыгыз, аннан бүлмә температурасына кадәр суытыгыз.
Мәгълүмат:
Ул миңа әйткәнчә, утырту материалы кечкенә булырга тиеш түгел, чөнки сарымсак күләме шуңа бәйле.
Чыганак:http:// https://zen.yandex.ru/media/dnevnik_sadovoda/kak-uvelichit-golovki-chesnoka-v-2-raza-sekretom-podelilsia-byvshii-agronom-iz-ssha-5e1cad9b3639e600b0d16caf?&utm_campaign=dbr&secdata=CMmovIH6LSABMIKAAQ%3D%3D

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/%D1%87%D0%B5%D1%81%D0%BD%D0%BE%D0%BA-%D1%82%D1%80%D0%B0%D0%B2%D1%8B-%D0%BF%D1%80%D0%B8%D0%B3%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B2%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D0%B5-%D0%BF%D0%B8%D1%89%D0%B8-2810491/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев