Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын бер бала баткан...

Тагын әти-әнисе күз алдында...

Фаҗига Уфаның «Солнечный» пляжы янында була. Гаилә ял иткән урын Агыйделнең иң куркыныч ярларыннан саналcа да, уфалылар анда еш кына вакытын үткәрә.

Бер ир туган көнен су буенда билгеләп үтәргә карар иткән, күп кунаклар, шул исәптән балалар да чакырылган. Күпмедер вакыттан өч сабый елгада коенырга булган, әмма көтмәгәндә өчесе дә бата башлаган. Балалар өлкәннәр күзәтүе астында булганлыктан, әти-әниләр шунда ук ярдәмгә ташланган.

Кызганычка каршы, бер сабыйны коткарып кала алмаганнар. Өлкәннәр аны суда югалта. Бәхетсез баланың гәүдәсен коткаручылар тартып чыгара.

Хөрмәтле уфалылар һәм башкала кунаклары! Су янында булганда балаларны күздән ычкындырмагыз! Җиһазландырылмаган урыннарда коенырга рөхсәт итмәгез, аларны йөзү чараларыннан башка суга якын җибәрмәгез! Аларга елга эченә керергә ярамавын аңлатыгыз! Әгәр сез кешенең батуына шаһит булсагыз, беренче чиратта бу хакта «112» номеры буенча хәбәр итегез. Кызганычка каршы, күпчелек очракта бу хакта оныталар!

Рәсми пляжларда коткаручылар кизү тора, елгаларның су акваторияләренә даими патрульлек итә, шуңа бәйле рәвештә, гадәттән тыш хәлләр вакытында хезмәткәрләр оператив ярдәм күрсәтергә мөмкин. Шулай ук балаларга суда ярдәм кирәк булганда нишләргә кирәклеген аңлатыгыз.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Tagin-ber-bala-batkan-376759/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев