Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«ТАССРның 100 еллыгы» сайтының дизайны яңача үзгәртелде

Яңартулардан соң электрон ресурсны файдалану уңайлырак. Әтнә районы оешмалары да кертелгән. Алар өчен дә, "Әтнә таңы" өчен дә тавыш бирергә кирәк булачак.

Сайтта яңа бүлекләр барлыкка килде, ә төп биттә хәзер материаллар күбрәк урын алган.

Шулай ук электрон ресурсның мобиль версиясе дә күпкә кызыклырак. Көн саен яңалыклар,  тарихи вакыйгалар белән  таныша  алачаксыз.

Тарих белән  кызыксынучылар өчен «Татар дөньясы» бүлеге барлыкка килде. Конкурс яратучыларның үз контенты бар, бу айфон отарга теләгән кешеләр өчен бик актуаль — «ТАССРның 100 еллыгы» сайтында «Үзеңне республика тарихында тап һәм айфон от» конкурсы да старт аласын онытмагыз.

«Тарих этаплары»  ТАССР тарихын унъеллык чорларга бүлә, бу да кирәкле материаллар эзләгәндә бик уңайлы.

«100 иң-иңнәр...» бүлеге Татарстан турында йөз тарих сөйләячәк, республикада иң гаҗәеп йөз  урын күрсәтәчәк, сайттан кулланучыларны йөз уникаль музейга җибәрәчәк һәм күренекле татарстанлылар белән таныштырачак. Кыскасы, сайт әйбәт, анда көн саен кереп тавыш биреп, яңалыклар белән танышып була.

https://tatar-inform.tatar/news/society/03-03-2020/tassrny-100-ellygy-saytyny-dizayny-ya-artyldy-5726733 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев