ТР Министрлар Кабинеты коронавирус инфекциясеннән саклау чаралары турында карарга өстәмә бастырып чыгарды.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин 20 апрельдән башлап, Татарстанда яшәүчеләр җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә битлек яки ресираторлардан булырга тиеш, дигән карарга кул куйды. Документ ТР Хөкүмәте порталында урнаштырылган.
20.04.2020 елдан башлап, санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен, гражданнарның ваклап сату объектларында, хезмәт күрсәтү урыннарында, җәмәгать транспортында шәхси саклану чараларыннан (битлек, ресираторлар) йөрүе мәҗбүри итеп куела. Әлеге карарда сүз шул хакта.
Нет комментариев