Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда болытлы һава торышы саклана, кар явачак

Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава торышы саклана, кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада бераз кар, шулай ук җепшек кар явуы көтелә. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.

Юлларда бозлавык хасил булачак. Моннан тыш, «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, синоптиклар бозлавык һәм томан турында кисәтә.

Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк. Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/03-01-2021/tatarstanda-bolytly-ava-toryshy-saklana-kar-yavachak-5797053

Фото: архив/Рамиль Гали 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев