Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтием: “Үзем тапкан кызым”, дия иде - "Әтнә таңы"

Гомер аккан судай ага да ага. Җәй уртасы да җитте. Бөек Җиңүнең зурлап 70 еллыгын билгеләп үттек. Кайвакыт хәтфә болыннарга, зәңгәр күк йөзләренә карап уйга калам. Шул чак күңел яраткан әтием һәм әнием белән узган хатирәләр янына кайта. Әти Садыков Камил Нәҗип улы каты сугышлар барганда, бомба шартлап, җир астында...

Гомер аккан судай ага да ага. Җәй уртасы да җитте. Бөек Җиңүнең зурлап 70 еллыгын билгеләп үттек. Кайвакыт хәтфә болыннарга, зәңгәр күк йөзләренә карап уйга калам. Шул чак күңел яраткан әтием һәм әнием белән узган хатирәләр янына кайта.
Әти Садыков Камил Нәҗип улы каты сугышлар барганда, бомба шартлап, җир астында калган. Аны көч-хәл белән эзләп тапканнар. Аягы яраланган була. Әтием шактый озак госпитальдә ята. Әти мине. Төпчек кызын бик ярата иде, якын итеп, үз итеп: "Үзем тапкан кызым", - ди торган иде.
Бу хатирәләрне әти һәм әни һаман сөйләгәч, безнең йөрәккә уелып калган. Госпитальдән кайтканда әтинең аягы нык кына шешкән булган. Әни бөртекләп шул бомба кисәкләрен чүпләгән. "Идән тулы үлек белән кан иде", - дип сөйли иде безгә әнием. Шулай итеп, безнең бәхеткә, әни әтинең аягын саклап калган. Алар матур парлар иде. Бер-берсен хөрмәт итеп, яратып яшәделәр. Әти әнигә барлык эшләрдә дә булышты. "Зәйнәбем, Гөлзәйнәбем", - дип кенә торды. Биш баланы да бергә-бергә тату итеп үстерделәр. Шуның өчен тезләнә-тезләнә рәхмәт әйтәсем килә. Хәзер минем әтием Садыков Камил Нәҗип улы һәм Садыкова Зәйнәп Шәймәрдән кызы гүр ияләре инде. Ләкин бер дә онытылмыйлар. "Авыр туфраклары җиңел булсын", - дип дога кылам.
Еллар тыныч булып, йөзебездә һәрвакыт кояш нуры балкып торса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев