Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтисе кыйнап ташлаган малайның сөякләре сынып беткән

14 яшьлек бала реанимациядә ята, аның кабыргалары сынган, башы имгәнгән, тәне кара янган.

29 декабрьдә төнлә белән Мәскәүдә бер ир-ат 14 яшьлек улын кыйнап имгәтә. Баланың әнисе ашыгыч ярдәм чакыра. Хатын улының егылуын һәм башы авыртуга зарлануын әйтә. Ләкин табиблар баланы карагач, бу сүзләрнең ялган булуын аңлап ала. малайның тәнендә дистәгә якын урын кара янган, кабыргалары сынып беткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Имгәнгән баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр. Аның башы да имгәнүе ачыклана. Табиблар бу хәл турында полициягә хәбәр итә. Реанимциядә яткан баланы хокук саклаучылар сораштыра.

«Малай сүзләренчә, аны әтисе имгәткән. Ул баланы вәхшиләрчә кыйнап ташлаган, үзе бу вакытта исерек булган», — дип сөйләгән сайтның үз чыганагы.

Үсмер бала Яңа елны хастаханәдә каршылаячак. Якын арада аңа операция ясарга җыеналар, берничә операция кирәк булуы да ихтимал. 

Әти кеше исә күрсәтмәләр биргән, ул гаебен таный.

«Әлеге факт буенча тикшерү бара. Аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк», — дип сөйләгән «КП» чыганагы.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/03-01-2021/tise-kyynap-tashlagan-malayny-s-yakl-re-synyp-betk-n-5796358

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев