Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә “Американ”ы имтихан тотты

Әтнә "Американ"ы имтихан тотты Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Кәрим Тинчуринның "Американ" комедиясе белән "Тантана" театраль премиясе жюри әгъзалары алдында "имтихан тотты". Нияз Игъламов, "Сәхнә" журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр (сүз уңаеннан, безнең якташыбыз, Биектау районы Бикнарат авылы егете), сәнгать белгече Рауза Солтанова, Актерлар йортының әйдәп баручы белгече...

Әтнә "Американ"ы имтихан тотты

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Кәрим Тинчуринның "Американ" комедиясе белән "Тантана" театраль премиясе жюри әгъзалары алдында "имтихан тотты".

Нияз Игъламов, "Сәхнә" журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр (сүз уңаеннан, безнең якташыбыз, Биектау районы Бикнарат авылы егете), сәнгать белгече Рауза Солтанова, Актерлар йортының әйдәп баручы белгече Әдилә Хәйбуллина составындагы комиссия әтнәлеләрнең уенын югары бәяләде, Марат Хәбибуллин, Рәзинә Ибраһимова, Таһир Габидуллин, Рәмис Галиевләрнең тудырган образлары аерым билгеләп үтелде. Зиннур Хөснияр, спектакльдән соң фикер алышуда : "Үзем өчен яңа театр ачтым", - дип, соклануын яшермәде. "Тантана" театраль премиясе лауреатлары арасында театрыбыз артистлары быел да булыр, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев