Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә балаларын котладылар

2 июнь көнне, катлаулы эпидемиологик хәлгә карамастан, «Наз» хәйрия фонды Әтнә районы балаларын Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.

Быелгы акция коронавирус пандемиясе шартларында барлык куркынычсызлык чараларын исәпкә алып үткәрелде. «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар, фонд рәисе Нурания Фердобаевна кулыннан йомшак уенчыклар һәм азык-төлек җыелмалары алдылар. Балаларга Үзәк җитәкчесе З. З. Сәләхиева да җылы котлауларын һәм теләкләрен җиткерде. “Изгелек” үзәгенең авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итүе бер көн генә чикләнми. Ел дәвамында Социаль үзәк балаларны хәйрия акцияләре белән сөендерергә тырыша. «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз» фонды белән 2005 елдан бирле тыгыз хезмәттәшлек итә һәм күп кенә уртак чаралар оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев