Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете Тимур - Россиядә беренче!

2014 елның 10 сентябрь санында "Тимурны губернатор кабул итте", дигән мәкалә басылган иде газетабызда. Язмамны "...уңышларына киләчәктә дә сөенербез әле", дип тәмамлаган идем. Озак көтәсе дә булмады. Безнең Тимур тагын беренче! Нәкъ менә безнең Тимур, тик ул хәзер әти-әнисенеке генә дә, безнеке генә дә, Әтнәнеке генә дә, Саба районының Икшермә...

2014 елның 10 сентябрь санында "Тимурны губернатор кабул итте", дигән мәкалә басылган иде газетабызда. Язмамны "...уңышларына киләчәктә дә сөенербез әле", дип тәмамлаган идем. Озак көтәсе дә булмады. Безнең Тимур тагын беренче!

Нәкъ менә безнең Тимур, тик ул хәзер әти-әнисенеке генә дә, безнеке генә дә, Әтнәнеке генә дә, Саба районының Икшермә кадет мәктәбенеке генә дә түгел, Татарстанныкы! Россия дә үзенеке дип горурлана ала, чөнки хәрби спорт оешмалары һәм кадетлар корпусының Бөтенроссия яшьләргә белем бирү җыенының "Союз-2015: "Наследники Победы" финал ярышының шәхси беренчелегендә ике төр- гер күтәрү һәм пычак ату буенча Тимур Таһир улы Галимуллин - беренчелекне алып, "Доблесть Отечества" медале белән бүләкләнде! Һәм анда гына да түгел.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап бөтен район яшьләре арасында "Победа" дип аталган бәйге игълан ителде. Район этабын үтүчеләр республика күләмендә көч сынаштылар. Бәйгенең җиңүчеләре булып Саба районы командасы калды. Һәм Севастопольдә узган Россия күләмендәге "Победа финал" бәйгесендә 46 команда арасында алар - 10 кеше: 8 егет 2 кыз, шуның бишесе Икшермә кадет мәктәбе укучысы Татарстан данын якладылар. "Монда Камчаткадан да, Алтайдан да, Чечен республикасыннан да командалар катнашты, зурлыгын, киңлеген чамалагансыздыр. Без "Татарстан командасы" булып кердек. Безне айдан артык тренерлар әзерләделәр. Казанда танк училищесының полигонында чын пулялар белән атарга өйрәндек. Крутовская урамында урнашкан Татарстан хәрби комиссариатының полигонында строевой атлап йөрергә, каршылыклар полосасын үтәргә өйрәттеләр, үзебезне лабиринтта ничек тотарга, аның нечкәлекләренә төшендерделәр. Без бу өйрәнгәннәрне үзебезнең кадет мәктәбенә кайткач та истә калсын өчен, 20 шәр мәртәбә кабатладык. Нинди зур ярышка барасыбызны белдек, артык хыялларга бирелмәдек. Өйрәнүләрнең файдасы булды, без каршылыклар полосасын да очып кына йөрдек. Бәйге бик көчле барды, нәтиҗәдә команда белән "огневой рубеж" һәм "полоса с препятствиями" бәйгесендә беренче урынга чыктык.. Ә шәхси беренчелектә йөгерү буенча мин беренче килдем. Мин чабам, беренче икәнемне дә белми идем, шунда сөйләп торучының "Татарстан егете беренче! Это Татарстан бежит... самый лучший результат" дигән сүзләрен ишетеп алдым, 100 метр калгач, үзебезнең ОБЖ укытучысының "Кул белән эшлә!" дигәнен ишеттем дә алып очтым, чөнки мин Татарстанны күздә тоттым. Бүләкләгәндә горурлык хисе бар иде", - дип сөйли Тимур. Монысы бер бәйге нәтиҗәсе.

Икенче ярыш - алда әйтеп узган кадет мәктәпләре арасында узган "Наследники Победы". Монда да республика күләмендә җиңгән ун кешедән торган кадет мәктәбе командасы катнаша. Севастопольдә узган бу бәйгегә дә Бөтенроссия күләмендәге кадет мәктәпләре укучылары көч сынаша. "Бзне 10 кешене 10 взводка бүлделәр, 32 милләт баласыннан торган взвод булды бу, максаты- икенче илдән килүчеләр белән дуслаштыру. Чынлап та дуслаштык, кемнең нәрсәгә сәләтле икәнлеген дә күрдек. Бу ярышта да мин шәхси беренчелектә ике төр- гер күтәрүдә: уң кул белән 150 тапкыр, сул кул белән 79 тапкыр, барысы 229 тапкыр гер күтәреп беренче булдым, әле тагын күтәрә ала идем, вакытка сыешмадым. Пычак атуда да беренчелек миңа булды. Медальләр, грамота, дипломнар белән бүләкләделәр..."- ди Икшермә кадет мәктәбе укучысы, Күәм авылы егете.

Сер түгел, кадет мәктәбендәге иң көчле укучы да ул бүген. Башкаларны ничек шөгыльләндерергә белмәгәндә, Тимурны "Артык күп шөгыльләнеп, үзеңә көч килмәсен," дип кисәтәләр. Ә ул һаман шөгыльләнә, берәр төр буенча үзеннән күбрәк нәтиҗә күрсәтүче күрсә, аны уздырыр өчен тырыша һәм максатына ирешә дә.

- Үземне хәрби кеше итеп кенә күрә алам, шуңа күрә күп шөгыльләнәм, автоматны күзне йомып җыям... күп йөгерәм, тагын бер ел укыйсым бар, аннан соң Казанның танк училищесына укырга керермен кебек, - дип сөйли егет.

- Башкалар бер ел армия хезмәтеннән курыкканда, ничек хәрби хезмәтне сайлап була ?- дип кызыксынам.

- Нәселдән дә киләдер, Хәкимулла бабай солдатлар өйрәткән, Әти армиядә хезмәт иткәндә 23 мәртәбә парашюттан сикергән, мин дә өйрәнәм, Алла боерса. Авылда бар да яхшы билгеле, рәхәт тә, тик минем белән бер дәрәҗәдә шөгыльләнүче, мине аңлаучы дусларым булмады, мин шундый сәеррәк инде...- дип елмая ул.

Менә шундый замана егете Тимур, әтисе Таһирның, әнисе Айсылуның куанычы, Зилә белән Әмирнең яраткан абыйлары, нәсел-ыруның, туган авыл, туган якның горурлыгы! Үзе тыйнак, сөйкемле, чибәр, ягымлы... җитмеш төрле һөнәр иясе. "Кулыннан килмәгән эше дә юк, менә бу теплицаны үзе ясады, монысы да аның эше, Әтисе белән тимер-томыр арасында инде. Эшләре беткәч, Дусымга йөгереп менеп төшә, шөгыльләнмәгән минуты да юк. Әле шабашта йөри, кичләрен тәравих намазларына менә... Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, үзе сайлаган, үзе яраткан һөнәр... " - ди әнисе Айсылу. Һәм Тимур үзе бер! Шулай булмаса Татарстан горурлыгы да була алмас иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев