Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкын тыңлаудан туктаганыбыз да юк

"Сез безне һаман тыңлыйсызмы әле ул?" дип сораучыларга бу җавап. Тыңлыйбыз. Һәр атнаның җомга көнендә журналистларга шалтыратып моң-зарларыгызны, сорауларыгызны әйтә аласыз.

Тик бер үтенечебез бар, үз исемегезне безнең өчен генә булса да әйтеп шалтыратыгыз. Алайса соңгы вакытта аноним шалтыратулар күбәеп китте. "Бәрәзәдә фельдшер юк, беләсезме сез аны?", "Бактачыда берәүләр өшеп ята, тәрәзәсе-ние юк, катып үләләр бит инде, уйлап караучы кеше дә юк", моңа өстәп әдәп кысаларына сыймаслык, бер-берегезнең уңышларын күпсенеп язылган аноним хатлар килә башлады. Аноним булса да, Бәрәзәнең фельдшеры хакында район больницасының баш табибы Азат Харис улы Гарипов белән сөйләштек. "Берничә көн генә торды авыл фельдшерсыз, билгеләдек", дип җавап бирде. Бактачы кешесен дә белештек. Бу гаилә өчен җаны авырткан кеше башта Киме авыл җирлеге белән элемтәгә керер иде дә бит, тик нишләптер безнең халык урындагы җитәкчеләр белән сөйләшүне кирәк санамый, сораган булсалар, җавабын да ишеткән булырлар иде. Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Марат абый Хәкимуллин аны картлар йортына урнаштыру өчен бар документларны әзерләп, сөйләшеп кайткан иде, тик сез кайгырткан кеше медицина тикшерүе узмау сәбәпле үз өендә калды. Монысы сез шалтыраткан вакытта. Тик көннәр суыта башлагач, "Күрә торып кешене катырып үтереп булмый, язмыш кочагына да ташлый алмыйбыз. Түбән Көеккә күчердек, анда яшәп торырлык йорт бар, утынны Арыдан төшерделәр... киләчәктә барыбер бу килеш калдырып булмый, урнаштыру турында сүз алып барабыз...",- дип аңлата авыл җирлеге башлыгы. Бу очракта берәүгә дә кирәк түгел, диюегез белән сез дә хаклы түгел. Үзе яхшыны кабул итә алмаган кешене сез нишләтер идегез.

"Олы Әтнә мәктәбе каршына ут кирәк, ерактан килгәндә караңгы, күренмиләр..." дип тә кат-кат шалтыраттыгыз. Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиев белән бу хакта да сөйләштек. "Мәктәп каршы дөрестән дә караңгы, ут куярбыз дип махсус барып карап кайттым. Анда бер багана бар, анысына да ут чыбыклары килмәгән. Бик теләсәк тә, хәзер генә электр чыбыклары сузып, баганалар утыртып булмый, акчага барып тоташа. Киләсе елга ничек тә берәр программага кертеп эшләрбез бу эшны",- дип җавап бирде Илвир Илдар улы. Бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән килеш кала, тик әлегә генә. "Эшләрбез", дип әйтәләр икән, димәк ул инде эшләнәчәк. Монысын күреп торабыз.

Җәйлектә Иске Җогып авылына баргач, мәктәбенә кергән идем. 32 еллык бу мәктәпнең төзекләндерәсе җирләре байтак, иң авырткан җирләре - "интернет юк, 2 ел әйтәбез инде эшләүче юк",- диделәр. Әтнә Электр элемтәсе хезмәткәрләре белән элемтәгә кердек. Башта "Булмас", диделәр. Бер-ике көннән соң начальник урынбасары Илшат Фидаев шалтыратып, "Чынлап та юк икән, барып карап кайттык, ике ел элек өзелгән булган, безгә әйтүче булмады, эшләрбез", - дип җавап бирде. Әйткән сүзләрендә тордылар ир-егетләр, интернетны ялгадылар, мәгариф бүлеге белән берлектә мәктәпне электрон челтәргә тоташтырдылар...

Мәкаләне тулысы белән газетада укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без сезне тыңлыйбыз