Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы сынала

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы

Адәм балалары күп гасырлар
Халифәлек итә бу җирдә.
Сынау булып башыбызга төшә
“Таҗвирусы” кебек бу чирләр.
Гамәлләрдә зур хаталар тапса,
Сакланганда аннан дөньяда.
Чылбырлы төш реакциясе кебек
Нәтиҗәләр туар аңардан.
Зур тетрәнү хасил булмас әле,
Җиткермәсәк критик массага.
Сәламәтлек, күңел тынычлыгы
Сатылмыйлар Җирдә акчага.
“Пандемия” чигенмичә калмас,
Бердәм каршы торсак ул көчкә.
Авырлыктан соң җиңеллек килә -
Тотсак иде шуны гел истә.
Һәр хатаның дәвасы да була,
Белем генә җитми, бер ара.
Картлык кебек хасталыкка гына
Һич табылмас әле бер дәва.
Дөнья куу, байлык арттырулар –
Кечерәя афәт алдында.
Рухларыбыз кабат сынау уза,
Халик иткән Хуҗа янында.
Ирләр арасында каршылыкка
Афәт бирә кебек ачкыч та-
Алар арасында мөнәсәбәт
Менсә иде яңа баскычка.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев