Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә хатынына ялган донос биргән өчен җинаять эше ачылган

Ялган кырык елдан соң да капчыкны тишеп чыга, дигән борынгылар. Тик бу очракта кырык елны көтәргә туры килми

Авылларның берсендә яшәүче хатын төнлә күрше Биектау районы  территориясендә машинасы белән юл читенә чыгып "оча".

Тормыш иптәшеннән куркып, полициягә " Машинамны капка төбеннән урладылар" дип гариза кертә.Тикшерү барышында полиция хезмәтләре машинаны таба.Теге хатынга, гаебен танып, барысын да сөйләп бирергә туры килә.

" Аңа карата җинаятьлар кодексының 306 маддәсе нигезендә "Белеп  кылынган җинаятъ буенча ялган донос" өчен эш ачылды, - ди Эчке эшләр булегегең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров.Мондый ялган гаризалар язганчы, иң башта уйласыннар иде.

Ялган ачылмый калмый, аның өчен җавабын да бирергә туры киләчәк",- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев