Әтнә таңы

Әтнә командасы өчен – шахмат ярышлары

Хөрмәтле редакция! Без, Казанда яшәүчеләр, "Әтнә таңы" газетасының сайтын, ачык төркемен күбрәк укыйбыз. Шахмат бәйгесе булачак, дип язган идегез. Ачыклап, көнен, сәгатен әйтеп яза алмассызмы икән? Лилия, Казан шәһәре

Реклама

Лилия! Синең соравыңа шахмат буенча тренерыгыз Раил Шакиров җавап бирә:
- Шахмат сөючеләр арасындагы шәхси район беренчелеге 13 апрельдә була. Бәйге Олы Әтнә мәктәбенең яңа бинасында иртәнге сәгать 9да башлана. Шәхси беренчелек өчен барган бәйгегә, яшьне чикләмичә ир-егетләр дә, хатын-кызлар да кертелә. Бәйгене район спорт комитеты оештыра. Моннан тыш 20 апрельдә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан команда ярышлары да үткәрелә. Командага 2 егет бер кыз кертелә.
5нче апрельдә Биектауда узган шашка-шахмат ярышларында да уңышлы чыгыш ясадылар безнекеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: