Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы” – безнең “Әтнә таңы” инде ул

“Әтнә таңы”на языл һәм бүләк от” акциясенә дә нокта куйдык. 14 июль көнне әбунәчеләребездән килгән квитанцияләрне уйнаттык.

Инде әйтеп узганча, әбунәчеләр арасында 5 килогарммлы 20 капчык шикәр комы, электр чәйнеге, блендер һәм “Мәликә” салонына сертификатлар уйнаттык. Уен барышын карарга, газета укучыбыз, Олы Әтнә авылыннан Мөбәрәкша абый Әхмәтҗанов та килгән иде. Рәхмәт яусын аңа. Безнең белән ахыргача булганы өчен.
Ә инде бүләкләргә ия булучылар исемлеге белән “Әтнә таңы” газетасы сайтында таныштырып узган идек. Инде газетабыз битләрендә дә урнаштырасыбыз килә. Чөнки бөтен кеше дә сайтны карамый шул.
Шикәр комына ия булучылар: Гөлчирә Габдрахманова – Күшәр; Гөлнур Садриева – Олы Әтнә; Халитов Г. – Күәм; Мансур Әхмәдуллин – Түбән Көек; Мансур Сафин – Олы Әтнә; Флера Нуретдинова – Күшәр; Галимҗанов Р. – Кече Әтнә авылы; Вәлиева Гөлирә - Орнашбаш (Арча районы) – күрше районда да газета укучыларыбыз булуына без бик шат;   Гөлнара Исхакова – Шәкәнәч авылы; Мөхәммәтҗанова Халисә – Күшәр; Фәридә Гайнетдинова – Күңгәр мәктәбе; Шәрипов Д. – Комыргуҗа авылы; Илфар Сафиуллин – Олы Мәңгәр; Хәбибуллина Г. – Дусым авылы; Хөрмәтуллин Р. – Иске Өҗем; Хәбибуллин Хәким – Бәхтияр; Гайнуллина Н.Р. – Чишмәле Сап; Асия Вәлиуллина – Түбән Бәрәскә; Гөлчәчәк Каюмова – Ары авылы; Илсия Хәсәнова – Олы Әтнә авылы.
Яңа Әтнә авылыннан Равилә Гарифуллина электр чәйнегенә, Күшәр авылыннан Тәскирә ханым блендерга,  Олы Мәңгәрдән Азат Муллагалиев белән Олы Әтнәдән Нурсия Шәрәфетдинова “Мәликә” матурлык салонына сертификатларга ия булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз. Алга таба да безнең белән бергә калырлар дип ышанабыз.
“Әтнә таңы” сайтыннан укып, җиңүчеләребез редакциягә килә дә башладылар. Олы Әтнә авылыннан Гөлнур Садриева:
– Моңа кадәр беркайчан да, берни дә отканым юк иде. Шул кадәр күңелле, рәхәт булып китте. Рәхмәт сезгә. Ә район газетасын электән үк алдырам. “Әтнә таңы” – безнең “Әтнә таңы” инде ул, – диде.

Редакциядән
Җиңүчеләребезне редакциябездә көтеп калабыз. Бүләкләрегезне алырга килгән вакытта, паспортыгызны да алып килергә онытмагыз. Квитанция кем исеменә тутырылган булса, бүләк тә шул кешегә генә бирелә.
Моннан тыш, соңрак “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте оештырган “Мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!” акциясенә дә соңрак нәтиҗә ясалачак. Әлеге акциягә гаризалар кабул итү 2020 елның 20 июленә кадәр кабул ителә. Реклама, 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев