Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә балаларны полиция Кыш бабае котлады

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре "Полиция Кыш бабае" акциясе кысаларында үзләрендә исәптә торган авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларны куандырды. Әлеге матур чара бездә инде традициягә әйләнде дисәң дә була. Ел саен погонлы Кыш бабай Кар кызы белән бергәләп сабыйларның хәлен белә, аларга күчтәнәч пакетлар тапшыра. Шул мизгелләрдә сабыйларның йөзендәге шатлык сөенеч...

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре "Полиция Кыш бабае" акциясе кысаларында үзләрендә исәптә торган авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларны куандырды. Әлеге матур чара бездә инде традициягә әйләнде дисәң дә була. Ел саен погонлы Кыш бабай Кар кызы белән бергәләп сабыйларның хәлен белә, аларга күчтәнәч пакетлар тапшыра. Шул мизгелләрдә сабыйларның йөзендәге шатлык сөенеч халәтен күрсәгез иде. Балигъ булмаганнар белән эшләү буенча инспектор Дамир Хадиев, авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның хокукларын саклау буенча инспектор Гүзәлия Мортазина, участок вәкиле Илнар Закиров, тикшерүче Марат Әмиров һәркайсы аларны аерым - аерым котлады. Шулай ук элеккеге хезмәттәшләре гаиләләрендә тәрбияләнгән сәламәтлекләре чикле балалар турында да онытмадылар. Иске Өҗемдә яшәүче Рөстәм Сәфәргалиев белән Күңгәрдән Азалия Гатиятуллина күчтәнәчләргә бик шатланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев