Әтнә таңы

Әтнә “Шахтер“ы алдынгылыкны бирми

Районыбыз хуҗалыклары сөт җитештерүне көннән-көн арттыра.

Беренче багана -хуҗалыклар, икенче - 5нче мартка бер баш сыердан сауган, өченче - шул ук көнне зачет исәбеннән саткан сөт (килограммнарда), дүртенче - узган ел күрсәткеченнән артык яки ким.

Ленин 23,39 25046 +2559

Мәңгәр 20,46 13651 +1061

Күшәр 19,67 9665 +665

Шахтер 19,46 20200 +3365

Ташчишмә 18,68 9056 +540

Дусым 17,93 11555 +404

Таң 17,38 18729 +865

Тукай 16,38 16923 +944

Реклама

Уңыш 13,04 7831 +75

Күңгәр 12,38 4886 +321

Галимҗ.КФХ 10,00

Т.Саттаров 14,00

Районда 18,22 137542 +10799

"Ленин", "Шахтер", "Мәңгәр" өчен күңел аеруча сөенә. Боларда узган елгыдан якынча 1-3,5 тонна сөтне артык саталар. Инде бер тапкыр гына билгеләмәдек, иң мөһиме - сөтне мул итеп сатып, күп итеп акча эшләү. Шуңа күрә район буенча узган елгыдан 10 тонна 799 килограмм сөтне артык сатуыбыз гаҗәп түгел дә. Шөкер, саткан сөт алдагы көнгә карата да артык. Сводка мәгълүматларында иң сөендергәне - уртак уңышка һәр хуҗалыкның көче кергән. Сөтне зачет исәбеннән сату графасында һәр хуҗалык "+" күрсәткече белән бара. Бу көнне шәхси хуҗалыклар саткан сөт күләме 16979 килограмм тәшкил итә.

Хәзер республика күрсәткечләренә күз салыйк. Әтнә районы Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматлар сводкасында ышанычлы рәвештә беренче урында баруын дәвам итә. Бу көнне авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 2,39 килограмм сөт җитештерелде. Тулай савым узган елгыдан 6,3 тоннага артык. Ай башына һәм узган көнгә карата артыклык ярты тонна тәшкил итә. Якындагы күршеләргә күз салыйк.

Мамадыш хуҗалыклары бер баш сыердан уртача 18,1 килограмм сөт савалар. Монда узган елгыдан 40,7 тонна сөтне артык савалар. Аннан соң, Саба, Балтач районнары урнашкан. Кукмара, Кайбычта да бер сыердан тәүлегенә бер поттан артык сөт савалар. Бу көнне республика буенча бер баш сыердан уртача 13,1 килограмм сөт савып алынды.

Автор фотосында "Шахтер"ның алдынгы савымчылары (сулдан уңга): Чулпан Гыйлаҗетдинова, Рәфидә Сибгатуллина, Гөлнар Хисамиева, Рәзинә Шәйхетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: