Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге "Күпер биографиясе" - ничек тәгаенләдең

Рифат Габидуллин, Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

Шушы исемдәге язма басылып чыгуга, берничә кеше миннән ул күпернең 100 тонналы транспорт чараларын үткәрә аласын һәм кырык ел хезмәт итәсен ничек тәгаенләвемне сорады.
Гади генә әйткәндә, төзелештә кулланылган материалларның чыдамлыгын белешмәләрдән алдым. Күпер өстенә ти­гезләп, тыныч кына йөк са­лынса, аның күтәрү сәләте өч йөз кырык тонна чамасы чыга. Зур тизлектә узучы транспорт чарасының авырлыгы ике ярым-өч мәртәбә кимрәк булырга тиеш (Бу шулай ук мин файдаланган белешмә буенча). Кайбер белешмәләрдә ул күрсәткеч 1,74 санала. Сынауны практикада үткәрү хәзерлеге шактый иртә башланды.
Күперне төзү өчен төзү материаллары төрле оешмалардан юнәтелде. Райсельхозтехника җи­тәкчесе Альберт Зарипов, рәхмәт аңа, иң күп булышучы булды.  Авыл хуҗалыгы кибетендә бик күп күләмдә фосфорит оны тупланган. Аны колхозларның бик аласылары килми. Без, озак срок­лы сугарулы культуралы көтүлекләр төзү сәбәпле, фосмуканы күпләп алабыз. Аны гектарына ике­шәр тоннага кадәр керттек. Бездә көтеп алып, документларны тиз рәс­миләштерү сәбәпле, машина йөртүчеләр, иң ерак хуҗалыкка, безгә китерергә тырышалар. Чөнки эшләп чыга­рыш тонна-километрларда сизелә. Машина йөртүчеләрне кызыксын­дырган тагын бер чара бар иде. Кызыл Утар янындагы таш карьерында аларны ике трактор көтеп тора. Фосфорит онын китергән машина йөртүче шул ташны 5-6 километрлы арага илтеп бушатса, беренче олауга бер сум, икенче олауга ике сум акча ала. Булдыра алганы, шулай итеп, ун сум акча алып китә. Һәр көнне дүрт машина ашлама китерә. Шул егетләр тырышлыгы белән Кышлау белән Яңа Шашы арасындагы дамбага 30 сантиметр калынлыгында таш түшәлде. Аны автогрейдерда эшләүче Фоат Галимов тигезләп торды.
Чираттагы очрашуда Зарипов: “Рифат Барие­вич, нишләтәсең син минем машина йөртүчеләрне? “Правда”га җибәрүне со­рап тинтерәтәләр” – дип каршы алды. Безгә фосфорит онының күп кирәклеген әйтәм. Башка сәбәбе дә юк микән  дип кызыксынгач әйттем: “Бар, Альберт Сәлихович, алар китергән йөкне бушаткач, бездә алты чак­рымга бер юл таш китереп, бер сум акча алалар. Син егетләрне сүкмә инде, зинһар. Әгәр кирәк дип әйтсәң транспорт хакын күчерербез. Бездә төгәл исәбе бар” – дип әйттем. “Ярар, анысын уйларбыз. Күперне кайчан ачасың? – дип сорады. – Безнең машиналар йөрерлек буламы ул?” “Эшләнеп беткәч, сынау өчен тулы йөге белән сигез «МАЗ» машинасы кирәк булачак. Күпергә шуның кадәр машина сыя. Алар эшләп торганда без күпер астында шампан шарәбе ачачакбыз” – дип җавап бирдем. Тулы йөге белән бер «МАЗ» машинасы 16 тонна килә. Сигез шундый машина 128 тонна була. Сынар вакыт җиткәч Райсельхозтехника җитәкчесе үзе сынауда катнаша алмая­чагын әйтте. Машиналарны тулысынча минем җаваплылыкка җибәрде. Сынау вакытында шәраб белән шаяр­мавымны сорады. “Көтелмәгән хәлләрдән Алла сакласын” – диде. Аның киңәшен истә тотып, тыйнак шартларда, уйлаганча 20 минут дәвамында күпер өстендә сигез машина двигателләрен эшләтеп утырды. Әмма машиналарны күпергә берәр минутлык интервал белән керттек. Машиналарның дүртесе Кышлауга таба, дүртесе Яңа Шашы ягына каратып, ике колонна итеп урнаштырылдылар. Сынауда катнашкан машина йөртүчеләр, аның уңышлы тәмамланасына ихлас ышаналар иде. Шуңа күрә ма­ши­на­ла­рының кабиналарында куркусыз утырдылар. Көтелмәгән хәл киеп чыга калса, күперне тиз бушату өчен шулай кирәк иде. Күпернең өслеге килгән юлдан калкурак булуы да хәрәкәттәге машинаның авырлыгын киметә. Шулай булгач, күпердән зуррак авырлыктагы (әйтик, 150 тонна) техникалар да йөрерлек! Әмма вакыт узу белән тузу дигән төшенчәне онытырга яра­мый.  Күперне сынау – үземне дә сынау иде. Институтта алган белемнең ышанычлы булуы  расланды. Кызганыч, сынауны үткәргәндә катнашкан Рәис Исхаков, Гәрәев Габбас, Әкбәров Наил, Гарипов Мәсхүт, Шәрәфиев Исламетдин, Галимов Фоат, Хәмбәлов Мансур инде мәңгелеккә күчтеләр. Срок турын­да әйткәндә, металл конструкцияләрне карап, төзәткәләп торылыр дип фаразланды. Әйләнәсенә утыртылган агачлар да саклашыр дип уйланылды. Дөресен әйтим, соңгы дүрт елда күпернең асларына төшеп караганым юк. Юл төзү, төзекләндерү оешмасы тикшереп, карап торадыр дип ышанам. Чөнки Әтнә районы биләмәләрендәге кебек төзек юллар тотучы оешма күперләрнең торышына да битараф булмаслыгына шигем юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев