Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Диләрә Гәлләмова күркәм юбилеен сайлау участогында каршы алды

Ары авылында гомер итүче Диләрә Гәлләмовага бүген 55 яшь тулды.

Авыл китапханәсендә китапханәче булып эшләүче ханым бүген шушы матур бәйрәмен сайлау участогында, хезмәттәшләре белән каршы алды. Унәч елдан артык гомерен шушы хезмәткә багышлаган ул. Мәдәният йорты директоры Райлә Кадимова белән элек тә бергә эшләгәннәр, юбилеен билгеләп узучы ханым 17 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән."Дусым" хуҗалыгында хезмәт куючы тормыш иптәше белән алар ике ул тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә ике оныкның яраткан дәү әнисе дә әле ул. "Гомер бәйрәмем республикабыз өчен зур әһәмияткә ия булган мондый көн белән туры килүе минем өчен үзенә бер горурлык. Бүген републиканың киләчәк язмышы хәл ителә. Илләр тыныч, күкләр аяз булсын иде. Үзгәрешләр гел яхшыга гына. Киләчәгебез дә якты булыр дип өметләник", - ди юбиляр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев