Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә ай саен 9 мең сумнан артык президент түләүләре алачак

Яңа елдан түләү күләмен арттырдылар

Агымдагы елдан  башлап,  Татарстанда беренче балалары булган гаиләләр өч яшькә җиткәнче һәр ай саен 9 мең 373 сум акча алачак. Әлеге ярдәм чарасы җан башына уртача керем,  өч кешедән торган гаиләгә 60 510 сумнан артмаган гаиләләр өчен каралган. 

2018 елдан башлап республикада һәм тулаем ил буенча беренче балалары туганда гаиләләргә айлык пособие түләү буенча зур программа гамәлгә ашырыла. Яңалык шунда, керемнәре ике яшәү минимумына җитмәсә, ягъни өч кешедән торган гаиләгә 60 мең 510 сум акча түләнәчәк.

Моннан тыш, быелдан түләү 3 яшь тулганчы бирелә.

«Мондый ярдәм яшь гаиләгә бик кирәк. Һәр ай саен без 9 мең сум алабыз, һәм бу түләүләрне алу мөмкинлеген балага өч яшькә кадәр озайтулары бик күңелле», — дип билгеләп үтте Анастасия Захарова.

Әлеге федераль акчаларны Татарстанда 10 меңгә якын кеше алган.

Файдаланган чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/06-01-2020/v-2020-godu-semi-smogut-ezhemesyachno-poluchat-bolee-9-tys-rubley-prezidentskih-vyplat-5714164 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев