Рафис Борһанов фикеренчә, көчле укучыларның БДИны югары балларга бирү мөмкинлеге бар.
Укытуның дистанцион форматы белем бирү сыйфатына һәм БДИ нәтиҗәләренә йогынты ясарга тиеш түгел, дип саный ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. Бу хакта ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында хәбәр итте.
"Сүз тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары турында бара. Бу сыйныф укучылары еш кына дистанцион укыту формасын үзләренең әзерлеге өчен кулландылар. Өстәвенә, алар кайсы вузларга укырга керәчәген дә белә. Вузларга әзерләнүчеләр зур проблемалар булмас дип уйлыйм. Көчле укучылар, бәлки, имтиханны хәтта яхшырак та тапшырырлар, әмма бу минем фикерем. Мин нәтиҗәләр узган еллардагыдан начаррак булмасын, безнең белем бирү сыйфатын югалтмасын иде", - диде министр.
Нет комментариев