Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Үзәк сайлау комиссиясе урамда тавыш бирү өчен участокларның һәм мәйданчыкларның эш режимын аңлатты

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү Татарстанда 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак.


(Казан, 24 июнь). Илнең төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен участоклар 25 июньнән 30 июньгә кадәр көн саен 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк, әмма төрле мәйданчыклар өчен үз вакыты билгеләнәчәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«25 июньнән 30 июньгә кадәр республика халкы йорт яны территорияләрендә дә, турыдан-туры тавыш бирү бүлмәләрендә дә тавыш бирә алачак. Ачык һавада участоклар – 8дән 13 сәгатькә кадәр, ә тавыш бирү өчен бүлмәләр-14тән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк", - дип аңлатты ул.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, ял көннәрендә, 27 һәм 28 июньдә, участокларның 8дән 14 сәгатькә кадәр эшләячәген искәртте. «Тавыш бирү өчен участокларның эш графигы яшәү урыны буенча гражданнарга җиткереләчәк һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылачак", - дип өстәде Кондратьев.

Тавыш бирүнең төп көнендә, 1 июльдә, Татарстан халкы РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак сайлау участокларында үз фикерләрен белдерә ала.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/

Фото Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев