Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уфада ике поезд бәрелешкән

Фаҗигагә социаль челтәрләр сәбәпчеме? Бүген иртән «Уфа» станциясендә ике поезд бәрелешкән. Бу хәл маневр эшләре вакытында килеп чыккан.

Русия Тикшерү комитетының Идел буе Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, нәтиҗәдә, ике пассажир вагоны юлдан чыгып киткән. Пассажирлар булмаган. Зыян күрүчеләр юк, зыян күләме һәм һәлакәт сәбәпләре ачыклана.

Хәзер вакыйга урынында тикшерүчеләр эшли, һәлакәтнең барлык шартлары һәм сәбәпләре ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк һәм Уфа станциясендә хәвефсезлек чараларын көчәйтү турында күрсәтмә кертеләчәк, — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Baza Телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, бу хәл машинистларның берсе телефонга текәлеп утыруы һәм поездның кызыл утка узганын күрмәве аркасында килеп чыккан.

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Ufada-ike-poezd-b-releshk-n-400714/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев