Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучыга нәрсә кулай? - "Әтнә таңы"

Мәктәпнең асыл сыйфаты - баланың үзлегеннән үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән уку- танып белү процессын оештыру. Мәгариф системасында уку эшчәнлеген яңарту процессына соңгы елларда игътибар артты. Ләкин нинди генә технология, нинди генә яңалык үтеп кермәсен, үзәктә укучы шәхесе тора. Ә мөгаллим, яңалык үз эченә гомүмкешелек педагогик кыйммәтләрне чагылдырса гына, аны кабул...

Мәктәпнең асыл сыйфаты - баланың үзлегеннән

үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән

уку- танып белү процессын оештыру.

Мәгариф системасында уку эшчәнлеген яңарту процессына соңгы елларда игътибар артты. Ләкин нинди генә технология, нинди генә яңалык үтеп кермәсен, үзәктә укучы шәхесе тора. Ә мөгаллим, яңалык үз эченә гомүмкешелек педагогик кыйммәтләрне чагылдырса гына, аны кабул итеп, үз хезмәтендә куллана ала. Чөнки мөгаллим аша халыкның холкы, характеры, акылы, әхлагы, рухы чагыла. Ә укучыга нәрсә кулай? Әлбәттә, үзгә, яңалыкка бай, мавыктыргыч, һәр укучыга шәхси якын килеп уздырылган дәресләр кирәк. Мондый дәресләр мәктәптә узмыймы? 45 минут дәвамында укытучы мөгаллим генә түгел, артист, дирижёр ролен дә үти. Аның һәр дәресе шәхескә хөрмәт белән сугарылган, бала фикеренә игътибарлы булып, үзара уңайлы, җылы, аңлаешлы мөнәсәбәт булдыруга нигезләнгән. Безнең укытучылар белгән, үз практикасында инде күптән кулланган, ләкин яңа исемнәр белән бизәлгән укыту технологияләре күңелле дәрес өчен генә эшләми, ә дәреснең эчтәлеген баета, белем бирү процессында бала эшчәнлеген арттыра. Дөрес, тугыз ай укыту дәверендә 23-25 укучы белән күңел күтәренкеле, эмоцияләргә корылган дәресләр уздырып бетереп булмый. Дәрес уздырудан тыш укытучыны кәгазь боткасы, конкурс, конференция, һөнәри бәйгеләрдә катнашу, БДИ га әзерләү, ачык дәресләр үткәрү, аттестация үтү, ата-аналар белән эш, төрле чаралар уздыру, мәгариф системасына кагылмаган бәйгеләрдә катнашу да көтә бит әле. Шуларның һәркайсында, мөгаллим вакытын, көчен кызганмый. Һәрвакыт үрнәк булырга омтыла, чөнки янәшәдә аннан үрнәк алучы, аның кебек булырга теләүче укучысы бар, белем биреп кенә калмыйча, аны киләчәк тормышка әзерлисе, хәзерге сүз белән әйтсәк, социальләштерәсе бар. Укытучыга бәяләмә менә шулардан чыгып бирелә. Моны укучыларның, әти-әниләрнең рәхмәте, мәктәпне тәмамлаучыларның сагынып килүләре, сыйныф җитәкчеләренең хәл-әхвәлен белеп торулары кат-кат раслый түгелме? Ә укучыларның районкүләм, республикакүләм ярышларда яулаган уңышлары дәресләрнең мавыктыргыч, сыйфатка юнәлдерелгән, индивидуаль якын килеп, һәр минутның да кадерен белеп уздыру нәтиҗәсе ул!

Быелгы уку елында Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларының район этабында укучыларыбыз 43 призлы урын яулады. Шулардан 23 укучы - җиңүче, 20 укучы - призер булып, 13 укучы республика этабында катнашып кайттылар. Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче һәм олимпиадага югары уку йортлары педагоглары кул астында әзерләнгән шәһәр мәктәпләре укучылары белән беррәттән беренче унлыкка керә алдылар.

Укытучының көндәлек дәресләре ачык дәресләр биеклегендә позитив булып бетә алмый. Алдынгы алымнарны киң кулланып, методик яктан дөрес төзелгән дәрестә укытучы 5 тән 12 гә кадәр этап уза, аларны бер эзлеклелеккә салып, иң соңгы нәтиҗәгә, укытучы үзе генә түгел, ә укучыларны әйдәп бара. Дәрестән канәгать калган укучы да, канәгатьсезлеген белдерүче укучы да була. Ачык дәресләргә килгәндә, бөтенләй башкача күренеш: һәр бала бик канәгать кала, үзенең хисләрен укытучыга, тирә-юньдәгеләргә белдерә, ләкин бу беренчел эмоцияне алга алып карарга ярамый. Психологик яктан караганда, 5-8 нче класс укучысы яшь үзенчәлеге буенча да матур, күңелле, кызыклы дәресләргә сокланырга тиеш ул.

Мәктәп укучыга ныклы белем бирү белән бергә, аңарда югары рухи һәм әхлакый сыйфатлар тәрбияли. Без укучыларыбызда кече яшьтән үк үз-үзенә һәм үз көченә ышаныч тәрбиялибез, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга өйрәтәбез, дөрес эш-гамәлләр кылырга кирәклеген сеңдереп киләбез, чөнки безнең укучыларыбыз менә дигән гражданнар, яхшы аталар һәм аналар булып үсәргә тиеш. Укытучы балаларның тормыш юлында һәрвакыт дөрес юнәлеш биреп торучы юл күрсәткече - маяк ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев