Әтнә таңы

Уҗымнарга зыян тимәде

"Быел кар яуганчы ук суыклар башланды. Моның уҗымнарга зыяны тимәдеме икән? Бу хакта белгечләр фикерен беләсе килә". Хәбәрчебез Гомәр Шакиров шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта "Россельхозцентр"ның Әтнә бүлеге белгече Ринат Нәҗмиевтән сораштык.

Реклама

- Зыян килмәде, туфракта 5-6 градус тирәсе генә суык булды. Өч көн дәвамында 16 градуска кадәр суык булу зыянлы саналмый. Дөрес, монысы нинди культура игелүгә дә карый. Өстәвенә, безнең кайбер басуларда юка гына кар катламы да булды. Уҗымның өшү-өшемәве кар катламына да нык бәйле, - дип саный белгеч.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: