Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәй көне Россияне җимергеч табигать катаклизмнары колачлаячак

Җәй көне Россияне җимергеч табигать катаклизмнары колачлаячак. Илнең кайбер төбәкләрендә алар көчле яңгыр, давыл һәм өермә  рәвешендә, ә кайберләрендә корылык рәвешендә күренергә мөмкин.

Киләсе җәйдә илдә табигый катаклизмнар шактый ешая. А.И. Воейков исемендәге баш геофизик обсерваториянең өлкән фәнни хезмәткәре Андрей Киселев әнә шундый белдерү ясады.

Белгеч мондый нәтиҗәләргә бүгенге көндә климатик һәм һава торышы үзгәрешләре тенденциясе, шулай ук статистика китерә, дип күрсәтте.

«Моны Росгидромет һәм дөнья иминият агентлыклары статистикасы күрсәтә», - дип китерә Киселев сүзләрен портал Ura.ru к

Эксперт Россия төбәкләрендә көчле яңгырлар, давыллар, өермәләр булырга мөмкин, дип күрсәтте. Моннан тыш, илнең кайбер өлешләрендә корылык килеп чыгу куркынычы бар.

Галим күрсәткәнчә, катаклизмнар, мөгаен, барлык төбәкләргәдәкагылыр. Гадәттә, мондый табигый күренешләре шактый кыска вакытлы, әмма кайбер территорияләрдә алар җимерү эзләре калдыра ала.

Киселев шулай ук киләсе айлар бик җылы булырга һәм бозлавыклар эрүгә, нәтиҗәдә берничә зур авариягә китерәчәк, әмма суднолар йөреше мәнфәгатьләренә дә хезмәт итәргә мөмкин, дип билгеләп үтте.

Анна Берестовая

Чыганак: https://tvzvezda.ru/news/vstrane_i_mire/content/2020513221-YPUnu.html?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr 

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/изменение-климата-засухи-климата-2241061/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев