Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел өстәленә – кабымлыклар

Һәркем Яңа ел табынына үзгә ризыклар әзерләргә телидер, эзләнәдер. Хыялларын эшкә җигәдер, әйдәгез бергәләп әзерләник! Без үзебез белгәнне сезгә тәкъдим итәбез, сез үзегезнекен безгә языгыз! Чыршыга - "шарлар" Әлеге кабымлыкны әзерләү өчен тавыкның күкрәк ите, сыр, яшел тәмләткечләр, әчтерхан чикләвеге, сарымсак, майонез кирәк. Әзерләү: тавыкның ак итен тозлы суда 15-20...

Һәркем Яңа ел табынына үзгә ризыклар әзерләргә телидер, эзләнәдер. Хыялларын эшкә җигәдер, әйдәгез бергәләп әзерләник! Без үзебез белгәнне сезгә тәкъдим итәбез, сез үзегезнекен безгә языгыз!

Чыршыга - "шарлар"

Әлеге кабымлыкны әзерләү өчен тавыкның күкрәк ите, сыр, яшел тәмләткечләр, әчтерхан чикләвеге, сарымсак, майонез кирәк.

Әзерләү: тавыкның ак итен тозлы суда 15-20 минут пешерәбез һәм вак итеп турыйбыз. Сырны вак угычтан чыгарабыз. Әчтерхан чикләвеген ваклыйбыз. Яшел тәмләткечләрне вак итеп турыйбыз. Сарымсакны сыта торган җайланмадан чыгарабыз. "Заправка" әзерлисе генә калды. Майонез кулланырга була, аны кулланасыгыз килмәсә йомшак "творожный сыр" алырга мөмкин. Катнашмаларны чикләвектән кала барысын бергә кушып болгатабыз һәм сезгә охшаган соус белән кушабыз. Әзер массадан түгәрәкләр ясыйбыз. Бу түгәрәкләрне чикләвек вагында тәгәрәтеп алабыз. Чыршыга "элә торган" итәр өчен оливкиның яртысын әлеге шарга беркетәбез. Яшел тәмләткечнең бер өлешеннән эләктерә торган элмәк ясыйбыз.

"Кар бабай" ясыйбыз

Гади һәм тиз. Зәвыклы һәм тәмле. Бәйрәм рухы өстәүче кабымлык.

½ стакан бүрттерелгән дөге, бер банка кукуруз, 3 йомырка, уртача зурлыктагы пачкалы краб ите. 1-2 данә кишер, суган, тәменчә тоз, майонез, кокос стружкасы яки сыр алыгыз.

Әзерләү: 3 йомырканы каты итеп пешерәбез һәм суытабыз. Суганны боҗралап кисеп, 20 минут махсус маринадта тотабыз. Маринад ясау өчен уксус, су һәм шикәр комы кирәк. Болгатыгыз да суганны шунда салыгыз. Йомырканы чистартып, маринадтагы суганны алып, краб итен яки "таяклар"ын, дөге белән кукурузны өстәп, барын бергә иттарткычтан чыгарабыз. Шуннан соң майлылыгы күп булган майонезне алып, майлылыгы аз булса ябышмый, әзер массаны болгатабыз. Кар бабай ясау өчен әзер массадан 3 шар ясыйбыз, берсе зуррак, икенчесе аннан кечерәк, өченчесе тагын да кечерәк. Бу шарларны кокос стружкасында тәгәрәтеп алабыз. Кокос яратмасагыз, үзегезгә охшаган нәрсә дә ярый, сыр кулланып була. Кишерне пешереп чистартыгыз да чиләккә охшатып кисегез, ул Кар бабайның башлыгы булачак. Кара күзләрне кара икрадан яки маслинадан ясарга мөмкин. Шул зурлыкта кисәсегез була. Бар да әзер булгач, шарларны бер берсе өстенә куегыз, башына чиләк киертегез. Борыны урынына да кишер куегыз. Куллары яшел тәмләткечләрдән була. Муенына кишердән шарф та сала аласыз, үз фантазиягезне эшкә җиксәгез, табынга берничә Кар бабай куя алачаксыз. Тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев