Әтнә таңы

Якташтан шигъри бүләк!

Автор - Рүзия Камаева.

Җан җылысы мөһим

Реклама

Җәйләр үтеп бара инде,
Калмады бит күп тә.
Җылысына һәм яменә
Август куя нокта.
Күпме калды? Бөтенләй аз -
Бик күп булса, бер уч.
Соңгы балкыш, соңгы нурлар,
Ә табигать тыныч.
Хушлашасы килми бер дә:
Чәчәк, җиләк, һуш ис...
Җәйдән көзгә сизмичә дә
Кереп барабыз ич.
Соңгы көннәрен себереп,
Җәй яба ишеген.
Рәхәте йөрәккә тулды
Көшелдәй ишелеп.
Күңелләр бай булса кышны
Җиңеп чыгу мөмкин.
Көзгә керү берни түгел,
Җан җылысы мөһим!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: