Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгын сүндергеч белән файдалана белсеннәр

Рөстәм Сафин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

Кәрәзле телефоннарны заряд белән тәэмин итү махсус билгеләнгән урыннарда гына үткәрелергә, эвакуация юллары һәм бинадан чыгу юллары ачык торырга тиеш.
Барлык вожатыйлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм «огнетушитель» белән файдалана белергә тиеш. Һәр билгеле урында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын сүндерү хезмәте, шулай  ук башка гадәттән тыш хезмәте телефон номерлары язылган элмә такталар булырга тиеш.
Янгын чыккан очракта янгын сүндерүчеләрне чакыртырга, балаларны тиз арада эвакуацияләргә кирәк. Лагерь персоналына янгын сүндерүчеләр килгәнче, янгынны беренче стадиядә, турыдан-туры кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян ки­термәгән очракта берен­че сүндерү эшләре башлар­га кирәк. Янгын сүндерүчеләрне лагерь җитәкчесе каршы алып,  кешеләрне эвакуацияләү эшләре барышын җит­керергә һәм килеп туган хәлне тиз арада аңлатырга тиеш.
Янгын вакытында ярдәмгә чакыру телефон номерлары «01», «101», «112», Әтнә районы янгын сүндерү бүлеге телефон номеры «2-20-01».

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/сигнализация-пакетный-сжигание-ясно-316542/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев