Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьлек хатирәсе күңел түрендә саклана

Гомер уза, ә хәтер мәңгелек, диләрме. Хак икән. Моннан 61 ел элек булган бер хәл һаман күңелемдә йөри. Уй-фикерләрем белән уртаклашасым килә.

20 яшьне тутырып йөргән чагым. Иң олы апаем 1948 елны, Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәренә барып урнашкан иде. Анда әтинең сеңлесе яши иде. Көннәрдән бер көнне, апай шунда китәргә булды. Чөнки ул кул көче белән сепарат әйләндереп туйган булган. Ул май заводында эшләде. Ул вакытта апайны без күрә дә алмый идек. Иртән сәгать 4тә җәяү май заводына төшеп китә, төнлә сәгать 11дә менә. Шулай итеп әти, апайны 20 яшьлек кызны шул шәһәргә илтеп кайтты. Апайны, әтинең сеңелләре үзләренә кабул итәләр, ул 2-3 ай шуларда тора. Шуннан соң үзенә барактан 1 бүлмә бирәләр. Шул бүлмәдә 3-4 кыз бергә торалар. Анда Бәрәскәдән – 1, Бәрәзәдән 1 кыз була. Алар бергә яшиләр. Тора-бара тормышка чыгалар.
1959 ел. Апайлар Сабантуйга кунакка кайттылар. Улларына 3-4 яшь иде. Ул вакытта мине дә эшкә урнаштырабыз, дип Мәскәүгә алып киттеләр. Бу 1959 ел 3 июль көне иде. Поездга кич утырып киттек. Мин күземне дә йоммадым. Поезд 18 сәгать барды. Мин Мәскәүдә 2 ай тордым.
Әти миңа: «Яланбаш йөрмә, башыңа яулык ябынып чык», диде. Мин аның кушуы буенча яланбаш йөрмәдем. Кодача белән паркка чыкканда да яулык бәйләп чыга идем.

Баштан яулыкны тартып алган чаклары булды кодачаның. Мин кулымны баш түбәсенә куйганмын. «Болай булгач булмый икән инде», – дип, бүтән миңа бәйләнмәде. Мин 2 ай торгач, сагынуга түзәлмичә кире кайтып киттем. Бер ел торгач Каенсар авылына тормышка чыктым. Апай икенче елны кайткач, мине сүкте. Ник әти-әни янында тормадың, баш түбәсеннән балаларга чумарга кайтып киткәнсен икән диде. Чөнки минем тора-бара 6 балам булды. Әлегесен барысы да исән-саулар, Аллага шөкер, бала ачысын күрергә язмасын берәүгә дә. Мин Подольск шәһәренә 10 тапкыр бардым. Икенче барганда иптәшем белән парлап бардык. Иң соңгы барганыбызга августның 6сында 5 ел була инде. Апаем да вафат инде, урыны җәннәттә булсын.

Якты йолдыз кебек балкып яшәгез!
Сез булганда бар да булыр
Сез булганда, яшәр мәрхәмәт.
Сез булсагыз, булыр матурлык та,
Сез булсагыз,
газетабызга да булыр мәхәббәт.
Һәр кешенең күз карашы,
Күңелләрдә давыл кузгалтыр.
Сез исән-сау эшләсәгез,
«Әтнә таңы»м шат булырбыз,
Районыбыз газетасын һәркем яратыр.
Шатлык килсә, бергә бүлешербез,
Кайгы төшсә, сезгә дәшәрбез.
Һәр чак тирә-юньне, сөендереп
Якты йолдыз кебек, балкып яшәгез!

Сөембикә Мәгъсүмҗанова, Каенсар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев