Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Юл газабы – гүр газабы”

Яңа Кишет һәм Иске Кишет авылы халкы.

   “Юл газабы – гүр газабы”, дигән әйтем заманыбыз өчен акрынлап  үткәндә калган төшенчәгә әверелә бара. 2018 елда Арча һәм Әтнә районнарын тоташтырып өр яңа асфальт юл түшәлде. Бу вакыйга ике район халкына да зур куаныч булды. “Аллага шөкер,  юллы булдык”, дип куанды халык. Кайчандыр хыялда гына булган юл проблемасының хәл ителүенә, ниһаять, инандык. Моңа кадәр җәяүлегә дә, техника белән йөрүчеләргә дә авырлык туа иде. Халык телендә таралган “Әче” күпере дә начар хәлгә килгәч, бигрәк тә кыенлыклар сизелде. Юллар булгач, кайтучылар да күп. Авыл җирлегендә яшәүче халык та, кайтып-китеп йөрүчесе дә бик шат. Күрше районнарны тоташтыручы да, күпме халыкны ашлы да, эшле дә итте әлеге юл.
       Бу юлны сафка бастыруда тырышлык куйган республика президенты Рөстәм Нургали улы Миннехановка, Әтнә район башлыгы Гәбделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовка, һәм, әлбәттә, үз өлешләрен керткән юл төзүчеләргә без зур рәхмәтлебез. Әлбәттә бу зур башлангычта Габделәхәт Гыйлемхановичның хезмәте бик зур. Аның тырышлыгы нигезендә ике район арасына юл салынды. Күпме халык эш белән тәэмин ителде, хезмәт хакы ала башлады. Зур рәхмәт Сезгә!
      Юллар – безнең яшәешебез ул. Авылның яшәеше дә, киләчәге дә юл белән бәйле. Авылларыбыз тагы да яшәреп, халык саны артып, төзек, яхшы асфальт юллардан йөрергә язсын иде.

Фото редакция архивыннан алынды - Күәм-Күлле Киме юлы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев