Зар-моң һаман туып тора
Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре порталына күз салгач әнә шундый фикер туа.
Узган II кварталда, ягъни, апрель, май, июнь айларында «Халык контроле»нә 4 райондаш мөрәҗәгать иткән. Һәрберсен аерым карап үтик.
21 апрель көнне җитди мәсьәлә күтәрелгән – райондашыбыз Азат М. төзелеш барышында объектның паспорты булмауга игътибар итүне сорый. Аны бу мәсьәләдә яклаучылар да бар. «Күңгәр» авыл җирлегенә караган Югары Шашы авылында барган төзелеш объектының кимчелекләре күрсәтелгән. Район башкарма комитеты әлеге гаризаны башкаручыга – ПАО «МТС»ка җибәргән. Әлегә җавап юк. Шул сәбәпле бу проблема «В работе» статусында эленеп тора.
Ә менә аннан соңгылары тулысынча хәл ителгән. 5 май көнне шул ук авыл җирлегенә караган Мөндеш авылыннан Руслан Р. мөрәҗәгать иткән. Ул авыл эчендәге юллардан зарлана. «Беренче чираттагы мөһим товарлар артыннан да барып булмый», – дип яза ул.
Районның башкарма комитеты җавабында, «Күшәр» ҖАХК белән берлектә юлларны тигезләү эше барганлыгы турында хәбәр ителә.
Шул ук райондашыбыз Олы Мәңгәр янындагы дамбаны тәртипкә китерүне сорый. Язын аны агым сулар начар халәткә китергәннәр. Биредә автомобиль белән йөрү кыенлашкан. Башкарма комитет тарафыннан бу мәсьәлә дә уңай хәл ителгән.
20 июнь көнне Олы Әтнә авылыннан Ильнур К. чүп-чар җыймауга зарланып мөрәҗәгать иткән. Бөтен авылның ямен җибәреп торган зират коймасы янына өеп куелган чүплек турында хәбәр иткән ул. Шөкер, бу мәсьәлә дә тиз арада уңай хәл ителгән.
Менә шундый игътибарлы, күбебез ваемсыз рәвештә күрмәмешкә сабышып үтеп киткән кимчелекләрне хәл итүгә алынган райондашларыбыз булганда – яшибез әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев