Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Алиментчы әти Путин акчаларын урлаган...

Газиз баласына тиешле ун мең сумга кул сузган бәндә хәзер баланы белми дә, күрми дә.

Уфада яшәүче Галина исемле хатын баласына тиешле 10 мең сум акчадан колак каккан. Акчаны балага алиментын да түләмәүче элекке ире алып өлгергән. Бу хакта “Башкортостан” телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
 
7 яшьлек Артурның әнисе дәүләт тарафыннан тиешле 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга ниятләгән, тик гариза язарга ашыкмаган. Дөресрәге, ул акчаны соңрак алырга, быел укырга төшәчәк улына мәктәп кирәк-яраклары өчен тотынырга уйлаган була.
 
Ә инде гариза язгач, акчаны баланың әтисе алганлыгы ачыклана. Хәзер ир акчаны да бирми, телефонны да алмый. Өстәвенә, аның 600 мең сум алимент бурычы җыелган.
Юристлар ирнең гамәлләрендә мошенниклык күрә. Ә әни кешегә бу очракта бердәнбер юл — прокуратурага гариза язарга кала.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев