Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Көчләүчеләр ярлыкау сорый...

Аларны гафу итәрләрме?

Башкортстан Башлыгы каршындагы Ярлыкау мәсьәләләре комиссиясе тарихында беренче тапкыр азат итү турындагы үтенечне балаларны көчләгән һәм аздырган өчен хөкем ителгән ике җинаятьче биргән.

"Мондый хәл комиссия эше тарихында беренче тапкыр булды. Ике үтенеч тә бертавыштан кире кагылды", - дип хәбәр итте республика Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

Комиссия «исерек» юл-транспорт һәлакәтләре турында тагын берничә эшне карады. Әмма бу очракта да комиссия уңай карарга килмәгән.

"Кызганычка каршы, без эш барышында бу хәл белән даими очрашабыз. Алкоголь кешеләрне, хәтта намуслыларны да, закон бозуга этәрә. Кагыйдә буларак, аннары хөкем ителүчеләр гаебен таный, тәүбә итә, тик бу хәлне кире кагып булмый», — диде Константин Толкачев.

Фото: http://bashinform.ru

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Bala-k-chl-chel-r-yarlikau-soriy-321191/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев