Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Кече Әтнәдә искитәрлек чишмә

Кече Әтнә авылы үзенең гаҗәеп матур, сихри чишмәсе белән тирә-якта дан казанды.

Олы Әтнә авыл җирлеге тарафыннан үзара салым акчасына булдырылды ул. Искитәрлек матур, иң мөһиме - халык аны бик тиз үз итте. Чишмәгә махсус эшләнгән баскычлардан авылның Югары очында яшәүчеләр дә, Түбән очлар да төшә ала. Биредәге чишмәне түбәләп алган корылманы, ял итү урыннарын, хәтта чишмәгә илтүче басма һэм баскычларны күз явын алырлык композиция буларак төзегәннәр. Биредәге брусчатка, тротуарлар, чишмә, янәшәдәге инеш буйларында утырткан төрледән - төрле чәчәкләргә кадәр бар монда.

Суы тәмле, күз тимәсен, йомшак. Эчкән саен эчәсе килә. Көянтә - чиләк асып шушы чишмәгә суга барасы килә, валлаһи. Кыскасы, Кече Әтнә халкы өчен зур табылдык бу. Аны ватмыйча, җимермичә сакларга кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев