Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Коронавирустан үлү сәбәпләре билгеле

Оксфорд университеты галимнәре коронавирус йоктырган очракта үлем хәвефен арттыручы сәбәпләрне атаганнар. Бу хакта Nature журналында чыккан язмада бәян ителә.

Тикшерүчеләр  Бөекбритания Сәламәтлек саклау милли хезмәтенең 17 миллион өлкән яшьтәге һәм барлык пациентларның 40 проценты арасында 10 926 үлем очракларын анализлаган.

 

Нәтиҗәдә ,галимнәр ирләр, өлкән яшьтәгеләр һәм ялгызы гомер кичерүчеләр COVID-19дан 1,59 тапкыр ешрак үлүен ачыклаган. Аннары Африка һәм Азиядән чыгышлары булганнар да югары хәвефкә дучар, ди. 80 яшьтән өлкәнрәкләрдә коронавирус инфекциясеннән үлү куркынычы 50-59 яшьлекләр арасындагыга караганда 20 тапкыр югарырак, ди.

 

Хәвефле факторларга симерү, диабет, авыр дәрәҗәдәге астма һәм башка респиратор авырулар, йөрәк, бавыр, неврология һәм аутоиммун чирләр дә керә. Әмма тикшерүчеләр фикеренчә, бу авырулар авыр катлаулыкларга китерә дигән сүз түгел. Мисал өчен белгечләр гипертония һәм тәмәке тартуның  COVID-19ны  авыр кичерүдә катнашлыгы юк икәнен ачыклаган.  

 

 

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Видеодан скриншот.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев