Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Онкология... Монда беркем дә үзе теләп эләкми. Бу язмыш сынавы, дип яза Ильсия Бадретдинова

Җырчы онкология турында язган.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова онкология турында пост язган. Постны укып бетергәнче яраткан тамашачылар куркып беткән. Бу авыру үз башыннан узган инстачылар да «эчләрен бушаткан».

«Хастаханә… Онкология… Дару исе… Тып-тыныч…

Сирәк-мирәк кемнәрнеңдер ыңгырашкан тавышы ишетелә.

Ниндидер вак-төяк проблемалар өчен кайгырып йөрүләр, тормыш куу, акча турында уйлаулар онытыла монда. Бу чир яшьне-картны аермый. Монда бизнесменнар да, очын-очка ялгап яшәүчеләр дә тигез. Пациент! Барлык сөйләшү бер темага, сәламәтлек турында.

Монда беркем дә үзе теләп эләкми. Бу язмыш сынавы… Бу һәркемгә кагылырга мөмкин… Кеше бәхетле чагында бәхетле икәнен, сәламәт чагында сәламәт икәнен аңламый. Аңлар өчен югалтырга кирәк…

Мин чирләмим! Борчылмагыз! Ләкин минем бу хастаханәнең һәр табибына, хезмәткәрләренә башымны түбән иеп рәхмәт әйтәсем килә! Күпме кеше язмышы алар кулында… Бик зур хөрмәткә лаек һөнәр — табиб!» — дип язган җырчы.

«Куркыттың», «Берәр кайчан инфаркт ясыйсың син», «Каз тәннәре чыкты», «Саклагыз үзегезне», «Уф, үтердең», «Әллә нәрсә уйлап бетердем», «Син безгә бик кирәк», дип комментарийлар калдырган инстачылар.

Илсөя Бәдретдинованың әнисе урынына калган олы апасына операция ясаганнар икән. Җырчының виртуаль дуслары аның тизрәк дәваланып чыгуын тели.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/08-06-2020/ils-ya-b-dretdinova-instachylarny-kurkytkan-5748208

Фоточыганак: https://allya.ru/biografiya/ilsiya-badretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев