Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанлыларның зур күпчелеге төзәтмәләрне хуплар дип ышанам

25 июньнән 1 июльгә кадәр Россия Федерациясе Конституциясенә кертелүче төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүе була.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә бәйле рәвештә, мөрәҗәгать белән чыкты.

«Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүе — тарихи вакыйга.

Хөрмәтле татарстанлылар!

25 июньнән 1 июльгә кадәр без тарихи вакыйгада — Россия Федерациясе Конституциясенә кертелүче төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашабыз.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, республиканың әйдәүче сәяси һәм иҗтимагый көчләре Конституциягә төзәтмәләр кертүне хуплады, чөнки бу Россиянең куәтен ныгыту һәм туган республикабызның үсеш-алгарышы өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак.

Илебез ата-бабаларыбызның бөек казанышларына бай уртак тарихыбызга таяна. Без шуның белән көчле дә!

Татарстанда федераль үзәкнең һәм шәхсән Владимир Владимирович Путинның ярдәме белән киң колачлы программалар тормышка ашырыла. Республика — бик күп күрсәткечләр буенча алдынгы төбәк.

Конституциягә төзәтмәләр кертү — ул ирешкән уңышларыбызны ныгыту һәм киләчәк үсеш өчен тотрыклы нигез булдыруга омтылыш. Шуңа күрә татарстанлыларның төзәтмәләрне хуплау буенча бердәм тавыш бирүе мөһим.

Халкыбыз өчен гаилә һәрвакытта да өстенлекле булды. Төзәтмәләр балаларның һәрьяклы үсеше өчен алшартлар тудыра, традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калуга игътибарны арттыра: әти һәм әни, өлкәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәт, берничә буын гаилә әгъзаларының бер-берсен кайгыртып, хөрмәтләп яшәве. Болар һәммәсе дә бик мөһим!

Коронавирус йогышлы авыруы таралган шартларда әлеге төзәтмәләр тагын да зуррак роль уйный. Бүгенге көндә сыйфатлы медицина ярдәменең һәр кеше өчен һәм тулаем илебез куркынычсызлыгын тәэмин итүдә әһәмияте бәхәссез.

Моннан тыш, эшләүче гражданнарны социаль яклау һәм аларга ярдәм күрсәтү көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Кеше гомере буена үзен якланган итеп тоярга тиеш, аның дәүләт ярдәменә ышанычы нык булуы зарур.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтелә торган елда тарихны бозып күрсәтүгә каршы юнәлтелгән төзәтмәләр аерым мәгънә ала.

Россиянең көче — аның халыкларының мәдәниятләре күптөрлелегендә һәм барлык россиялеләр өчен идеалларның бердәмлегендә. Төзәтмәләр барлык халыкларның үзенчәлекләрен, телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга йөз тота. Россия мәдәни мирасының дәүләт тарафыннан яклануын раслый.

Рухи хәзинәләр, традицияләр, суверенлык һәм дәүләтнең бөтенлеге — илебезнең нигезе булып тора.

Конституциягә кертелә торган үзгәрешләр әлеге нигезне тагын да ныгыта, Россиянең дөнья күләмендә абруе артуын чагылдыра. Төп закондагы өстенлекләрне — гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны, социаль гарантияләрне тәэмин итә.

Конституция — ул без, моны һәркем аңларга тиеш! Әлеге законда — безнең яшәешебез, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз тормышы, балаларыбызның һәм илебезнең киләчәге. Аның буенча безгә яшәргә — төзәтмәләрне дә без кертергә тиеш.

Кадерле дуслар!

Атна дәвамында үзегезгә уңайлы рәвештә тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирүне оештыруда барлык куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары да күрелде. Ул контактсыз узачак, бөтен катнашучылар да шәхси саклык чаралары белән тәэмин ителәчәк.

Татарстанлыларның зур күпчелеге актив гражданлык позициясе күрсәтер һәм гомумроссия тавыш бирүе барышында төзәтмәләрне хуплар дип ышанам. Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, иминлек һәм күңел күтәренкелеге телим», диелә мөрәҗәгать текстында.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/politics/24-06-2020/r-st-m-mi-nehanov-tatarstanlylarny-zur-k-pchelege-t-z-tm-l-rne-huplar-dip-yshanam-5751763

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев