Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Тамга өчен генә уздырылмаган концерт - Үзәк чыршы яныннан видеорепортаж

Кичә, 5 гыйнвар көнне,

Олы Әтнә авылындагы Боз шәһәрендә урнаштырылган Үзәк чыршы янында Комыргуҗа белән Күңгәр авыл җирлеге хезмәткәрләре концерт куйды. Искитмәле тамаша булды бу, халык моны үзенә Яңа ел бүләге итеп кабул итте.

Тамга өчен генә, үттеме үтте, бездән китте, дип килмәгән алар. Башкаларны да гаеплисем килми, сәләт, тырышлык, оештыру осталыгы бар кешедә дә бертөсле булмый. Монысы йомшартып әйтү билгеле, тик мәдәнияткә киләсең икән эшкә, осталык та, оештыру сәләте дә, үзеңнең булганлыгын да булу шарт икәнлеге барыбызга да мәгълүм. 

     Аңлый торган халык без, салкында, төнлә урамга чыгып концерт кую бер дә җиңел түгеллеге дә аңлашыла. Без аның Яңа ел тамашасына да ташлама ясарга күнектек инде. Соңгы вакытта үтәме үтәгә әйләнде күп чара. Ярар инде, акча сорамыйлар, бушлай, тагын ни кирәк, клубы да юк... , дибез. Шулай да бәйрәм тамашасының чынын көтә күңел, могҗиза көтә. Кичә менә шундыйрак, көтелмәгәнрәк тамаша булды. Беткәннән соң да кайтып китәсе килмәде. Аяк-куллар туңды, тыпырдап тора-тора карадык, чөнки китә т орган түгел, калдырып китәсе килми, чыгышлар берсеннән-берсе яхшы.

-Нәрсәсе булды инде, гадәттәгечә диюче дә булыр, анысын да әйтүче табылыр. Тик ике авыл җирлегендә эшләүче мәдәният йорты җитәкчеләре Рәсим Галимҗанов белән Райлә Галиеваның алдан әзерлеге күз алдында. Тагын нәрсәсе белән җәлеп иттеләр, халык күңелен күрү өчен алар үзләренең танышларын, туганнарын чакырганнар. Рәсимнең Арчадан килгән дусты Радик Хәйретдинов өч җыр җырлады, тамада булып йөргән ир-егетнең чыгышын күзаллау читен түгел, халык сорый - сорый җырлатты аны.

Рәсим Галимҗанов үзе җырлады, хет Казан сәхнәсенә менгереп җырлат. Мәсгуть Гыйззәтуллинны да алкышлады халык.  

Иң ошаганы, чыгыш ясаучыны үсендереп, мактап, "Бу безнеке, иң оста җырчыбыз, биючебез", - дия -дия  чакырдылар. Концертны юмор белән, шигырь сөйләп, бер-берсен үртәп алып барган ике мәдәният йорты җитәкчеләре үзләре дә арып беткәннәрдер, баштан ахырга кадәр бер минут тик тормадылар, килгән тамашачыны да тик торгызмадылар. 

Берничә видео куйдым. Ошагандыр дип уйлыйм.

Бүген Яңа Шашы белән Түбән Көек авыл җирлекләре чыгышы була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев