Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Әтнә мактаулылар арасында - “Ватаным Татарстан”

Россиянең күп төбәк­ләрендә язгы чәчү узган ел белән чагыштырганда берничә атнага тоткарлана. Язгы бодайның әлегә планлаштырылган мәйданының нибары 31 проценты гына җир куенына кергән. Арпа, бөртеккә кукуруз, көнбагыш, соя, рапс, бәрәңге, яшелчә һәм башка кайбер культуралар да планда каралганнан бермә-бер азрак чәчелгән.


Синоптиклардан алынган хәбәрләр дә уйландыра. Илнең кайбер төбәкләрендә, аерым алганда, Волгоград өлкәсендә инде ике ай чамасы яңгыр яумаган. Язгы бодайны иң күп җитештерүче төбәкләрнең берсе булган Рос­тов өлкәсендә дә соңгы ай ярым эчендә явым-төшем күләме уртача күрсәткечтән ике тапкыр кимрәк булган. Белгечләр әйтүенчә, мондый хәл 2010 елдан бирле булмаган.

Татарстанга килгәндә, безнең хуҗалыкларда да хәл ителәсе мәсьәләләр хәттин ашкан. Язгы кыр эшләренең дә 85 проценты гына башкарылган. Беренче карашка, бу аз да түгел. Хуҗалыклар аеруча май аеның икенче ункөнлегендә зур оешканлык белән эшләгән. 16 май көнне 118 мең 800 гектар чәчелгән. Башка елларда бу кадәрле үк зур күрсәткечкә ирешелүен хәтерләмим. Югый­сә техника шул ук, иген­челәр дә – шулар. Ә нәтиҗә – кайбер башка көннәрдән ике тапкыр югарырак. Димәк, эшне тиешенчә оештыра алганда, максатка ирешеп кенә калмыйча, күпкә нәтиҗә­лерәк тә эшләргә була икән. Тик мактаулы кыз туйда сыната дигәндәй, чәчү темпла­рының соңгы көннәрдә тагын кими башлавы гына борчый.

Башкарылган эшләргә килгәндә, бүген 340 мең гектарда – язгы бодай, 45 мең гектарда – бөртеккә кукуруз, 100 мең гектарда – көнбагыш, 86 мең гектарда рапс һәм башка культуралар чәчелгән. Зәй, Сарман, Әтнә, Тәтеш һәм башка кайбер районнарда язгы кыр эшләрен тәмам­ларга да өлгергәннәр.


Югары Ослан, Бөгелмә, Яшел Үзән, Әгерҗе, Әлки, Лаеш районнарында бу эш әлегә сүлпән бара.

Соңгы елларда байтак хуҗалыкларда чагыштырмача югары табышлы культураларны зуррак мәйданнарда чәчәргә тырышалар. Әлки, 
Азнакай районы хуҗа­лык­ла­рын­да бөртеккә кукуруз мәй­даны 5 мең гектардан арткан. Мамадыш, Минзәлә районы хуҗалыкларында да бөртеккә кукурузны ел саен күбрәк чә­чәләр. Ә менә Менделеевск, Чирмешән, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы районнарында киләчәктә савым күләме­нең аз булачагына гаҗәплә­нәсе юк. Кукуруз бик аз булган хуҗалыкларда савым каян артсын?

Әлки районы хуҗа­лык­ларында көнбагышны быел 13 мең гектарга якын чәч­мәкчеләр. Спас һәм Чирме­шәндә дә көнбагыш мәйданы 11 мең гектардан артып китә. Ни генә дисәк тә, көнбагыш­ның файдасы күбрәк. Тик чәч­кән кадәресенең уңышын җы­еп алу турында да алдан кайгыртасы иде. Узган еллардагы кебек, дистәләгән мең гектар көн­ба­гышның кырда калып, әрәм булуы безне һич кенә дә бизәми.

Авыл кешесенең язмышы шундый бугай инде. Бер эшне башкарырга өлгермисең, икенче мәшәкать якаңнан ала. Соңгы вакытларда һава торышы да игенче файдасына түгел. Явым-төшем күләме узган еллардагыдан шактый азрак. Башка елларда май айларында республика буенча явым-төшем уртача 36 миллилитр яуса, быел май аенда респу­бли­каның байтак хуҗа­лык­ла­рында ул нибары 6-7 миллилитр гына тәшкил итә. Иң күп явым-төшем булган Кайбыч районында да 28,8 мм, ә Түбән Кама районы хуҗалык­ларында нибары 0,1 миллилитр булган. Кояш җы­лысы арта барган бер вакытта, мондый явым-төшем бе­лән әллә ни ерак барып булмый шул. Көн саен бер гектар җирдән тонналарча дымның парга әйләнүен исәпкә ал­ганда, бигрәк тә.

Табигать үзенекен итә. Яңгырсыз, җылы һава торышы төрле чүп үләннәрнең, вак-төяк корткычларның тиз арада үрчеп китүенә уңай йогынты ясый. Үлән бетләре җир өстенә яңа борын төрткән шытымнарны аеруча ярата. Вакытында чарасын күрмәсәң, ел дәвамында зур чыгымнарга барып, көнне төнгә ялгап эшләгән хезмә­тең санаулы көннәр эчендә җил­гә очарга да мөмкин, дип ки­сәтә Татарстан Авыл ху­җа­лыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре.

Камил Сәгъдәтшин

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 70, 22.05.2018/)

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=976

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев