Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Әтнәдә 72 волонтер эшли

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында 65 яшьтән узучы өлкәннәргә бөтендәй урамга чыкмаска киңәш ителде.

Аларга көндәлек кирәк-яракларны  алыр өчен, "Изгелек" халыкка хезмәт күрсәтүче  социаль үзәккә 2-16-18 телефон номерыв белән шалтыратырга кушылды.

Әлеге үзәк каршында бүгенге көндә 72  волонтер эшли. Алар мәдәният, спорт, сәнгать мәктәбе, яшьләр бүлеге, район газ оешмасында,  мәктәпләрдә эшләүчеләр.  ФАП хезмәткәрләре, "Шахтер" хуҗалыгындаэшләүчеләр. Бер пенсионер да бар.

-  "Кайнар линия"гә шалтыратмасалар да, алар өлкәннәр әйтүгә,  ашамлыклар алып кайтып бирәләр. Һәр авыл кешесе үзенекен белә. Бүгенге көнгә "Кайнар линия" буенча 31 марттан 8 заявка керде. Барлык заявкалар да волонтерлар тарафыннан үтәлде" - ди әлеге үзәк җитәкчесе Зөлфирә Сәләхиева. 

 

Безнең хәбәрчебез, Арыда яшәүче Райлә Кадимова да бар волонтерлар арасында. 

- Без Арыда 6 кеше өлкәннәргә хезмәт күрсәтәбез. Диләрә, Миләүшә, Гүзәлия, Фәрит, Розалия. Өйләрендә кешеләре булмаучылар, үзләре генә яшәүчеләр мөрәҗәгать итә. Бик теләп булышабыз, үзебезнекеләр бит. Үзебезгә дә бер шөгылҗ, - ди Райлә үзе. 

З.Сәләхиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев