Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Транспорт юллары Чишмәле Сапта да яктыра

Игътибар иткәнсездер, районда төп автомобиль юллары аша узучы авыл урамнарын яктырту эшләре бара.

Бу хакта язган идек инде, газетабыз сайты белән һәрдаим танышып баручылар да таныштыр. Район башкарма комитетыннан алган мәгълүматларга караганда, Олы Әтнәнең Совет урамында бу эш муниципаль юл фонды аркылы эшләнсә, Чишмәле Саптагысы башка программа нигезендә башкарыла.
– Дәүләт программасы ни­гезендә төбәк һәм федераль юлларда яктылык тиешле таләпләргә җавап бирергә тиеш, – дип аңлаттылар моны.

Белешмә
2011 елны урам юлларындагы яктылыкны дөньякүләм дәрәҗәгә җиткерү буенча яңа кагыйдәләр кабул ителде. Ә бу юл-транспорт һәлакәтләре белән турыдан-туры бәйле. Статистика мәгълүматларына күз салсак, юл яктылыгын ике тапкырга арттыру юл-транспорт фаҗигаләрен 28 процентка кадәр киметә, ә авариядә үлү очраклары 45 процентка, шул исәптән җәяүлеләр белән бәйлеләре 68 процентка ук кими.
Чишмәле Сапта әле генә урнаштырылган яңа төр ут баганасы төбендә “кабельләр актаручы” электромонтер белән әнә шул хакта сөйләштек. Танышыбыз Алексей Новиков әйтүенчә, фән казанышлары нигезендә урнаштырылган яктылык баганалары күпкә ныграк булачак.
– Ә иң мөһиме – яктылыгы күпкә яхшыра, техника йөртүчеләр өчен бик мөһим әйбер бу. Эшне Дәүләт программасы нигезендә башкарабыз – бернинди тоткарлык та юк. Безнең егетләр бар да тырыш, һәркем үз эшен белеп, тиешенчә, җиренә җиткереп башкара, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев