Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

“Буланжер” бәрәңгесе – гади дә, тәмле дә.

Үзенең гадәти булмаган зәвыгы белән бөтен дөньяны сокландырган Француз рецепты бу!

Кирәк:

- 1 кг бәрәңге

- 2 баш суган

- 60 г атланмай

- 400 мл сөт

- тоз

- төелгән кара борыч

Хәзерлек:

Бәрәңгене якынча 2 мм калынлыктагы телемнәргә турагыз. Суганны исә, юка боҗралар итеп кисегез. Бәрәңге кисәкләрен тозлагыз һәм борыч сибегез.

Пешерү формасын сыер мае белән майлагыз. Формага бер катлам бәрәңге кисәкләре, өстенә суган катламы салыгыз. Шулай берничә катлам булсын.

Бәрәңгенең соңгы катламын пөхтә итеп салыгыз: ул әзерләнгән вакытта матур итеп күренергә тиеш. Бәрәңге катламнары өстенә кайнар сөт сибегез. Сөт бәрәңгенең югары катламына кадәр менеп җитәргә, әмма аны капламаска тиеш. Пешерер алдыннан өске катламга эретелгән сыер мае агызыгыз.

Фольга формасын ябыгыз һәм 200 градуста 40 минут пешерегез. Аннары фольганы салдырыгыз, температураны 180 горадуска калдырып, тагын 40 минут пешерегез.

 

Әзер бәрәңгене соус сыйфатында эретелгән май белән бергә кайнар ризык итеп биреп була. Берничә катламга өстәлгән, вак итеп уылган сарымсак ризыкка тагын да баетылган һәм кызыклырак тәм бирә. Яңа яшеллек һәм уылган сыр белән дә бу бәрәңге яхшы тәм бирә.

Чыганак: https://vk.com/your_povar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев