Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Гөбәдия пешерә беләсезме?

1 таба гөбәдия өчен кирәк булачак ризыклар

Камыр:
1 стакан сөт;
5 аш кашыгы эретелгән атланмай;
1 аш кашыгы үсемлек мае;
2 аш кашыгы майонез;
чеметеп кенә тоз;
1 бал кашыгы шикәр комы;
1 бал кашыгы коры чүпрә (кашык өслеге белән тигез генә булсын);
кулдан төшеп бетәрлек итеп басарлык күләмдә он (чама белән 3 стакан). Шулай да камыр каты булмасын.
Эчлек:
1 стакан дөге;
1,5 стакан йөзем;
8 йомырка (безнең йомырка вак, шуңа күбрәк), эре булса, 5 данә;
2 пачка май (шуның 5 аш кашыгы камырга тотыла, 1 аш кашыгы май валчык ясарга калдырыла);
1 стакан тулыр-тулмас шикәр комы;
йомырка өстенә сибәр өчен чеметеп кенә тоз;
250-300 г корт (табага карап алына).
Эш барышы: 1 стакан сөтне җылытабыз, аз гына тоз, шикәр комы, үсемлек мае, майонез, сыер мае, чүпрәне салып, камыр басабыз. Камырны сәгать, сәгать ярым күпертәбез.
Эчлек ясау: кәстрүлгә су салып (дөгедән 3 тапкырга күбрәк), кайнатып чыгарабыз, тәменчә генә тоз салып, дөгене бүрттереп алабыз. Суга 1 аш кашыгы үсемлек мае салсаң, дөгене соңыннан юасы да булмый, тишекле чүмечкә салып, суытасы гына була. Яхшылап юылган йөземне дөге белән болгатабыз. Камырны куна тактасына төшереп, ике өлешкә бүләбез. Бер өлеше шактый зур, анысы – төбенә, берсе ярты уч кадәр генә, анысы – капкачына. Камырны уклау белән тәгәрәтеп җәябез. Табаны үсемлек мае белән майлап (туңмай да ярый, ул табаны бозмый), аскы якка дигән камырны җәеп салабыз. Камыр табаны тулысынча каплый, таба читеннән асылынып тормый. Камыр өстенә аз гына шикәр комы сибеп җибәрәбез, аннары корт җәябез, корт өстенә дә бер уч тирәсе шикәр комы сибелә. Аннары йөземле дөге салына. Дөге өстенә дә шикәр комы сибелә, бүлмә температурасында йомшарган май тезеп чыгыла. Дөге өстенә эре угычтан уылган йомырка салып, чеметеп кенә вак тоз сибәбелә. Капкачка дигән камырны җәеп, гөбәдия өстенә каплыйбыз, кырыйларын чеметеп ябыштырабыз. 1 аш кашыгы майга 2 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы онны салып, уч төбе белән уабыз. Валчыкны гөбәдия өстенә сибәбез дә, гөбәдияне күпертеп тә тормыйча, шунда ук кызу мичкә тыгабыз.

Чыганак: https://vk.com/public126625242

Фоточыганак: https://vk.com/feed?z=photo-126625242_456239495%2Falbum-126625242_00%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев