Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Күпләп карабодай җыеп, хәзер аннан ни эшләргә икән дип аптыраучылар бардыр?

Түбәндәге рецептны кулланып карагыз.

Ингредиентлар:

Карабодай-1 ст.;

Су чистартылган – 2 стакан;

Атланмай – 2 ст. л.;

Куркума – 1 ст. л.;

Тоз - берничә чеметем алып салыгыз.

Әзерләү:

1. Карабодайны яхшылап юыгыз, суы тулысынча агып бетсен. Табаны кыздырып, карабодай бөртекләрен шунда киптерегез.

2. Ярманы казанга салып, өстенә су коегыз. Кайный башлагач, утны киметегез, тоз сибегез.

3. Бүлмә температурасындагы атланмайны куркума белән болгатыгыз, теләсә-нинди яшел үлән алырга мөмкин. Утны киметеп 7-8 минут вакыт узгач, май һәм куркум катнашмасы өстәгез. 5-7 минут буе казанда томалап тотыгыз.

4. Казан плитәсеннән алып, зур сөлге белән уратыгыз, ботка тулы әзерлеккә җитсен өчен, җылы урынга куегыз.

Ә менә ял көннәрендә яки гаилә төшке ашлары өчен башкача пешерергә була:

чиратлап 1 әр данә кишер белән вакланган суган кыздырыгыз, аннары 350 г ит фаршы, 2 аш кашыгы томат өстәгез.

Яшелчәләргә 1 стакан ярма салып, өстенә 2 стакан су коегыз. Аннан тәмләткечләр кушарга була.

Лайфхак:

Карабодай боткасы тәмле булсын өчен сыйфатлы ярма сайларга кирәк. 1 сорт, эре ядрә, бер үк төрле калибра, бер төстәге, катнашмасыз, чит иссез булсын.

Яшел, термик эшкәртелмәгән ярма бик файдалы. Ул барлык файдалы матдәләрне югалтмасын өчен, аны пешерергә кирәкми. Төн буена гадәти салкын суда тотыгыз да, иртән плитәдә җылытыгыз, әмма микродулкынлы мичтә булмасын.

Чыганак: https://pojrem.ru/articles/grechka-s-sekretnym-ingredientom/?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев