Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Ларисада кунакта000

Баллы помидорлар


Кирәк була: суган боҗралап, кишер,  сарымсак, канәфер (гвоздика), түгәрәк борыч, симәнке мае, 9 % уксус, тоз, укроп башлары, лавр яфрагы.
Помидорларны юып чистартабыз, зурларын 4кә бүләбез. Банка төбенә салабыз кишер, суган, 3 бөртек канәфер, түгәрәк борыч, 1 аш кашыгы симәнке мае, 1 тырнак сарымсак, 1 лавр яфрагы, тутырабыз алар өстенә помидорларыбызны.
Рассол әзерлибез: 3 литр  суга – 7 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз салып кайнатып чыгарабыз. Шушы рассолны помидорлар өстенә коябыз да, зур кәстрүльгә су салып, банкаларны тезеп, капкачларны өстенә куеп 15 минут стерилизовать итәбез. Банкаларны каплар алдыннан 1 аш кашыгы уксус салып ябабыз.

Зебра кексы
Кирәк була: 4 йомырка, 1.5 стакан шикәр комы, 100 грамм эретелгән сыер мае, 1 стакан каймак, 1 чәй кашыгы чәй содасы уксус белән бастырып, 2,5 стакан он, 3 аш кашыгы какао.
Йомырка белән шикәр комын яхшылап 5 минутлап болгатабыз, кушабыз каймак, сыер мае суытып, чәй содасы – тагын болгатабыз. Ә онны әзләп салып, кашык белән генә болгатасы.
Камырны ике тигез өлешкә бүләбез, берсенә какао кушып болгатабыз. Табаны майлыйбыз, уртасына ике аш кашыгы камырны чиратлаштырып, салып бетерәбез. Зубочистка белән рәсем ясыйбыз полоскалап, таба төбенә зубочистканы тидермәскә, духовкада пешереп алабыз, пешкәнен шырпы белән тикшереп карагыз.

Абрикос белән компот, «Фанта» суы шикелле
Беренче эш итеп абрикосларны, апельсинны юып корытабыз. Аннары икегә бүлеп абрикосларның төшләрен алабыз, апельсинны телемнәргә бүләбез.
3 литрлы банкаларны юып стерелизовать итәбез, капкачларын кайнатып алабыз.
3 литрлы 1 банкага кирәк була: 300 грамм абрикос, яр­ты апельсин, 350-400 грамм ши­кәр комы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы, өстенә кайнар су коябыз, капкачын каплап, шикәр комын эретеп бетерәбез – тәгәрәтеп.
Капкачлы ягын аска калдырып, өстен җылы итеп каплыйбыз, суынгач, салкынча урынга куя­быз.

Тәмле груша
Грушаларны юабыз, банкаларны стерилизовать итеп, тутырабыз.Өстенә кайнар су коеп, 20 минут тимер капкачын өстенә куеп ял иттерәбез.
Суын кире кәстрүлгә агызып, 3 литр банка өчен: 300 грамм шикәр комы салып, кайнатып чыгарабыз, кайнап чыгар алдыннан 1 чәй кашыгы лимон кислотасы салабыз һәм тимер капкач белән кап­лап куябыз. Банкаларны астын өскә әйләндереп, өстенә җылы әйбер кап­лап суытабыз.
Грушаларны бөтен килеш эшләдем, алар минем вак, өстен генә кистем.
Ә кыш көне десертка грушасы, әле тагын тәмле компоты була бер үк банкада. Лимон кислотасы салгач – грушасы изелми, төсен, тәмен югалт­мый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев