Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Ларисада кунакта

Тун астында кәтлитләр

Кирәк була:
Әзер фарш, помидор, кыздырылган әзер гөмбә, сыр.
Әзерләү:
Фарштан кәтлитләр ясыйбыз, уртасына чокыр ясап калдырабыз, шуңа салабыз суган белән кыздырып гөмбә, телемләп киселгән помидорны куеп чыгабыз, өстенә сыр уып салабыз, пешеп матур төскә кергәнче духовкада пешереп алабыз.
Бәрәңге, яки башка төр ризык белән табынга бирәбез.
Пицца-бутерброд

Кирәк була:
8-10 телем багет яки батон, 1 уртача зурлыкта помидор, 100 грамм колбаса (минеке вареный), 100 грамм сыр, яшеллек – укроп, 2 аш кашыгы майонез.
Әзерләү:
Колбаса белән помидорны шакмаклап, укропны вак итеп турап, сырны вак угычтан уып майонез белән болгатабыз да, батон өстенә тигезләп салып чыгабыз. 10 минутка духовкага куеп алабыз.

Тәмле, йомшак, авызда эреп торган эремчекле пончиклар

Кирәк була:
200 гр эремчек, 1 йомырка, 2 аш кашыгы песок, чеметем тоз, 1 пачка ванилин, 1/4 өлеш чәй содасы, 80-100 грамм он.
Әзерләү:
Эремчеккә шикәр комы, йомырка кушып изәбез, тоз, сода, ванилинны салып болгатабыз.
Эремчекле массага он кушып камыр ясыйбыз, онны артыгын салмагыз рецепт буенча гына. 3-5 сантиметр калынлыкта камыр жәябез, стакан белән түгәрәкләп кисәбез, аның эчен тагын кисәбез. Майда ике ягын әйләндереп, йөздереп пешерәбез. Кәгазь салфеткага салып барабыз пешкәннәрен, табынга шикәр оны сибеп бирәбез.
Бәйрәм салаты
Әзерләү:
Салат катлап ясала, тәлинкә төбенә майонез сөртәбез.
Тавык түше вак итеп турыйбыз, вак итеп туралган суган, майонез сөртәбез, пешкән бәрәнгене угычтан уып салабыз, майонез өстенә сөртәбез, мариновать ит­кан кыярны вак итеп турап салабыз, пешкән кишер уып салабыз, өстенә күп итеп сыр уабызда һәм бизибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев